8 март көнне Шекше авыл җирлеге хатын-кызлары Саба районы мәдәният йортында уздырылган бәйрәм концертында.
Шекше авыл җирлеге командасы Саба муниципаль районы чемпионатында 3 нче урынны яулады
Шекше авыл җирлегендә ветеран командаларының алкалы хоккей буенча очрашуы
Шекше авыл җирлеге хоккей командасы алкалы хоккей буенча район чемпионатында 3 урынны гарантияләде
Шекше авыл җирлеге командасы Лесхоз бистәсендә чаңгы ярышында катнашты
Шекше авыл җирлеге башлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча район чемпионаты дәвам итә
Шекше авыл җирлеге командасы ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча район чемпионатында катнаша
Шекше авыл җирлегенеңдә җыен
8 февраль көнне Шекше авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда җирлеккә кергән 3 авыл гражданнары, Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:
1.Шекше авыл җирлеге территориясендә беркетелгән полиция оперуполномоченные Хабибуллин Ф.Ф. 2022 елда хокук бозуларны кисәтү һәм җинаятьчелек торышы турында чыгышы.
2. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкат улы чыгышы.
3. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча, урман хуҗалыгы участковые Зиннатуллин И.А. чыгышы.
4.Сабадагы АО «Россельхозбанк» өстәмә офис җитәкчесе Билалова Р.К. чыгышы.
5. Авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2022 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты һәм 2023 елга планнары.
6. 2022 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча отчет һәм 2023 елда гражданнарның тәкъдимнәренә һәм сорауларына җаваплар.
7. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2022 елда башкарылган эшләр, 2023 елга планнар турында җентекләп сөйләде.