ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Шәмәрдән КҖП көче белән Шекше авыл җирлегенең суүткәргеч коеларын ремонтлау эшләре алып барыла.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның язы авыл җирлеге тормышына үз төзәтмәләрен кертте.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Шекше авыл җирлеген дә  ПМК-159 көче белән «Акчарлак» балалар бакчасын төзекләндерү эшләре  башланды

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Шекше мәдәният йортында Шәмәрдән лицееның «Асылташ» театр коллективы Мирсәй Әмирнең «Гөлшаян» пьесасын сәхнәләштерде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
март, 2021 ел
чәршәмбе

21 март көнне Сәрдә авыл клубында "Нәүрүз - яз хәбәрчесе"дип исемләнгән халык бәйрәме үткәрелде. Ул лотерея билетлары уйнатудан башланды. 7 март көнне Шекше авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тарафыннан куелган "Яр буе Хәмидулла" спектакле тамашачыларының билетлары лотереяда катнашты. Бу тамашачыларны кызыксындыру чарасы булып тора. Лотерея иганәчеләре: Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р., авыл депутаты Дәүләтшин Р., "Вернест" оешмасы җитәкчесе Газиева А..Бәйрәм кунаклары тәмле пылау, коймак, тәм-томнар белән сыйландылар, күңелле уеннарда катнаштылар. Бәйрәмнең һәр катнашучысына авыл халкы һәм "Игенче"ҖЧҖ иганәчесе әзерләгән бүләк тапшырылды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20 март көнне Шекше мәдәният йортында халык бәйрәме "Нәүрүз" үткәрелде. Аны Шекше авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә мөдире, Шекше төп мәктәбе коллективы, «Акчарлак» балалар бакчасы коллективы һәм авыл җирлеге башлыгы белән берлектә үткәрделәр. Ул "Язгы ярминкә" белән башланды”. Мәктәп укучылары һәм авыл халкы сатып алучыларга өй камыр ризыклары, тәм-томнар, үз куллары белән ясалган әйберләр, тегелгән, бәйләнгән әйберләр, шулай ук поп-корн, татар сувенирлары һ. б. тәкъдим иттеләр. Концерт программасы укучылар чыгышларыннан төзелгән иде, алар тамашачылар игътибарына татар халык җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәм кунаклары тәмле карабодай боткасы, коймак, кайнар чәй белән сыйландылар, мавыктыргыч ярышларда һәм җитезлектә, тизлектә һ. б. уеннарда катнаштылар.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

16 марта творческие коллективы Шикшинского сельского поселения приняли участие в зональном конкурсе «Торсак та без төрле җирләрдә – без яшибез татар илендә».

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Шекше мәдәният йортының «Нур» театр коллективы Сәрдә авыл клубы һәм Шекше китапханәсе белән берлектә Шекше, Сәрдә, Пүкәл һәм Иләбәр авыллары халкына «Су буе Хәмидулла" спектаклен күрсәтте.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
март, 2021 ел
сишәмбе

6 март көнне Шекше авыл җирлеге делегациясе Саба районы мәдәният йортында “Халыкара хатын-кызлар бәйрәме” уңаеннан уздырылган концерт карады.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Шекше авыл җирлегенең Шекше мәдәният йортында эшләп килүче “Нур” театр коллективы 8 март  бәйрәмнәрендә халыкка “Су буе Хәмидулла” исемле спектаклен тәкъдим итте. Спектакль 6 март көнне Шекше һәм 7 март көнне Сәрдә авылы клубларында күрсәтелде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International