10 февраль көнне Шекше авыл җирлеге җыены булып узды. Җыен ZOOM линиясе аша туры эфирда трансляцияләнде.
Җирлекнең юлларын кардан чистарту ҖЧҖ «Игенче» көче белән расланган тарифлар буенча килешү нигезендә башкарыла.
Соңгы елларда җирлектә халыкның үзмәшгульлеге уңышлы үсә. Җирлектә үзмәшгуль гражданнар саны 26га җитте. Үзмәшгуль гражданнарның эшчәнлегеннән салымнар җирлек бюджетына керә. Короновирус инфекциясе белән бәйле рәвештә, дәүләт тарафыннан узган ел өчен түләгән салымнар, үзмәшгуль гражданнарга компенсация сыйфатында кире кайтарылды.
Шекше авыл җирлеге музее Алан-Елга авылының “Саимә” чишмәсе макеты белән тулыланды.
Шекше авыл җирлегендә кул эшләре буенча бик күп осталар яши һәм иҗат итә. Алан-Елга авылында яшәүче Хисмәтова Рәйсә Шәмсетдин кызы, олы яшьтә булуына карамастан, фоторәсемнәрдә төшерелгән шедеврлар тудыра.
23 гыйнвар көнне Шекше авылы бозында хоккей буенча Шекше һәм Мишәбаш авыллары командалары арасында район чемпионаты уены булып узды. Уен нәтиҗәсе: Шекше 5 : 4 Мишәбаш.
Һәркөнне Шекше авыл җирлеге халкы боз мәйданчыгында тимераякта шуа.
8 һәм 9 гыйнвар көннәрендә хоккей буенча район чемпионаты уеннары булып узды. Уен нәтиҗәләре: Шекше 2 : 1 Сабабаш, Шекше 7 : 0 Арташ, Шекше 5 : 1 Эзмә, Шекше 4 : 2 Тимершык.
31 декабрь көнне Шекше авыл җирлегендә яшь белгечләргә «Гафель» ҖЧҖ көче белән төзелгән аренда йортларыннан ачкычлар тапшырылды.
6 гыйнвар көнне Шекше авылында район командалары арасында Кавиев Р.Н. истәлегенә багышланган хоккей турниры булып узды.