ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2020 ел
сишәмбе

22 август көнне Шекше авылының сабантуй мәйданында "Алмалы җәй тәме" дип исемләнгән мәдәни - спорт чарасы узды. Ул елдагыча пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар белән башланып китте, анда ир-атлар да, хатын-кызлар да катнашты. Җыелган очколар нәтиҗәләре буенча иң "төз" атучылар ачыкланды. 1-3 урыннарны алган иң оста атучылар акчалата призлар белән бүләкләнде, тагын 4 катнашучы кул сәгатьләре алды. Әлеге ярыш Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Бәйрәмнең икенче өлешен, концерт программасын ТАССРның 100 еллыгына һәм Саба районының 90 еллыгына багышладылар. Иләбәр, Эзмә, Югары Симет, Иске Мичән, Тимершык, Мингәр, Көек авылларыннан килгән мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тамашачылар алдында чыгыш ясадылар, аларга матур җырлар бүләк иттеләр, шаяртып, күңел ачтылар, уеннар уйнадылар. Бәйрәм кичәсе яшьләр өчен дискотека белән тәмамланды. Мәдәни-спорт чарасы Шекше авыл җирлеге башлыгы, Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Сәрдә авылы клубы мөдире белән берлектә оештырылды

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
август, 2020 ел
сишәмбе

     Шекше авыл җирлегенә кергән Җ.Ч.  “Игенче” җәмгыятенең Шекше бүлекчәсе басуларында урып- җыю эшләре бөтен куәтенә бара. Көзге бодай hәм арыш культуралары суктырылып, hәр гектардан  42 ц уныш алып амбарларга урнаштырылды. Хәзерге көндә борчак суктыру эшләре бара.Көнне - төнгэ ялгап эшлэуче комбайнерлар: Галиев Илхам , Рахматуллин Әнәс , Яруллин Ильшат- Фаваризов Флюр , Яруллин Ильгиз - Яруллин Ильнар  уз эшлэрен жиренэ житкереп, яратып башкаралар. Хужалыкта көненә ике тапкыр кайнар ризык белән тукландыру оештырылган.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
август, 2020 ел
дүшәмбе

8 август көнне Шекше авылының Сабантуй мәйданында Халыкара яшьләр көненә, ТАССРның 100 еллыгына һәм Саба районының 90 еллыгына багышланган "Шекше яшьләре & Шекше кичләре" дип исемләнгән спорт - бию чарасы узды. Программа авыл җирлеге командалары арасында волейбол буенча турнир белән башланып китте, анда егетләр һәм ир-атлар катнашты. Сәрдә авылы командасы җиңүче булды, ә "Ветераннар" һәм "Шекше яшьләре" командалары икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң музыкаль-күңел ачу өлеше башланды. Авылыбыз яшьләре күңелле уеннарда бик теләп катнаштылар, бию сәнгатендә осталыкларын күрсәтеп, бүләкләр алдылар. Чара дискотека белән тәмамланды. "Шекше яшьләре & Шекше кичләре" чарасы Шекше авыл җирлеге Башлыгы, Шекше авыл мәдәният йорты һәм Сәрдә авыл клубы мөдирләре тарафыннан оештырылды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
июль, 2020 ел
дүшәмбе

15нче июль көнне Саба районында авыл туризмын үстерү юнәлешендә буклет ясау өчен фотоматериаллар төшерелде. Аның бер сәхифәсе Шекше авылында Габделхаковларның җәйге йортында әзерләнде. Биредә Саба районында җитештерелә торган  ризыклар, халкыбызның милли аш- сулары тәкъдим ителде, Шекше мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы үзешчәннәре һәм йорт хуҗалары кунаклар ролен башкарды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Шекше авыл җирлегендә биләмәне чүп үләннәреннән чистарту

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Саба РСУ оешмасы көче белән, үзара салым акчасына, Алан-Елга авыл зиратына өлешчә койма эшләнде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Саба РСУ оешмасы көче белән, үзара салым акчасына, Шекше авыл зиратына койма эшләнә.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

«Рамазан» ҖЧҖ оешмасы көче белән Алан-Елга авылында юл төзекләндерү эше башланды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

21 июнь көнне Шекше авыл җирлегендә "Хәтер шәме " акциясе оештырылды. Шекше авылы үзәгендә урнашкан обелиск янына авыл яшьләре чакырылган иде. Хәтер шәмнәре кабызылды һәм безнең герой-авылдашларыбызның күпсанлы исемнәре язылган обелиск янында, сугыш алып киткән ватандашлар турында истәлек буларак, чәчәкләр куелды. 

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Шекше авыл җирлегенең җаваплыгы чикләнгән «Яшел үлән” җәмгыятендә кыяр уңышы җыю дәвам итә.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International