1 сентябрь көнне Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы чара узды. 1 сыйныфка 12 укучы керде.
28 август көнне Шекше авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, Саба районы Башкарма комитеты Җитәкчесе М.Р. Ишниязов катнашты. Шекше авыл җирлеге үзидәрәсенең 2015 – 2020 еллар аралыгында эшләгән эшләренә отчеты һәм 2021 елга һәм 2025 ел чорына үсеш планнары турында авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р. чыгыш ясады.
Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Районда беренче тапкыр, “Игенче” жәмгыятенең Шекше басуларында сыра ясарга яраклы арпа үстерелде. “ОЙЛ ГРУПП” ҖЧҖ белән берлектә “Диспина “ сортлы арпа 201 га мәйданга чәчелде. Хәзерге көндә 50 гектарда уңыш алынды.
Җ.Ч. “Игенче” җәмгыятенә караган, Сәрдә авылында урнашкан терлекчелек фермалары 2016 елда капиталь ремонттан соң эшли башлады.
Хәзерге көндә фермаларда 3 эшче эшли.2020 елның икенче кварталына көнлек артым 1000 гр тәшкил итте.
Шәрифуллина Рәйсә Кәрам кызының терлекчелектә эшләгән гомүми стажы 35 ел.
Фотода терлекче Шәрифуллина Р.К.
22 август көнне Шекше авылының сабантуй мәйданында "Алмалы җәй тәме" дип исемләнгән мәдәни - спорт чарасы узды. Ул елдагыча пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар белән башланып китте, анда ир-атлар да, хатын-кызлар да катнашты. Җыелган очколар нәтиҗәләре буенча иң "төз" атучылар ачыкланды. 1-3 урыннарны алган иң оста атучылар акчалата призлар белән бүләкләнде, тагын 4 катнашучы кул сәгатьләре алды. Әлеге ярыш Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Бәйрәмнең икенче өлешен, концерт программасын ТАССРның 100 еллыгына һәм Саба районының 90 еллыгына багышладылар. Иләбәр, Эзмә, Югары Симет, Иске Мичән, Тимершык, Мингәр, Көек авылларыннан килгән мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тамашачылар алдында чыгыш ясадылар, аларга матур җырлар бүләк иттеләр, шаяртып, күңел ачтылар, уеннар уйнадылар. Бәйрәм кичәсе яшьләр өчен дискотека белән тәмамланды. Мәдәни-спорт чарасы Шекше авыл җирлеге башлыгы, Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Сәрдә авылы клубы мөдире белән берлектә оештырылды
Шекше авыл җирлегенә кергән Җ.Ч. “Игенче” җәмгыятенең Шекше бүлекчәсе басуларында урып- җыю эшләре бөтен куәтенә бара. Көзге бодай hәм арыш культуралары суктырылып, hәр гектардан 42 ц уныш алып амбарларга урнаштырылды. Хәзерге көндә борчак суктыру эшләре бара.Көнне - төнгэ ялгап эшлэуче комбайнерлар: Галиев Илхам , Рахматуллин Әнәс , Яруллин Ильшат- Фаваризов Флюр , Яруллин Ильгиз - Яруллин Ильнар уз эшлэрен жиренэ житкереп, яратып башкаралар. Хужалыкта көненә ике тапкыр кайнар ризык белән тукландыру оештырылган.
8 август көнне Шекше авылының Сабантуй мәйданында Халыкара яшьләр көненә, ТАССРның 100 еллыгына һәм Саба районының 90 еллыгына багышланган "Шекше яшьләре & Шекше кичләре" дип исемләнгән спорт - бию чарасы узды. Программа авыл җирлеге командалары арасында волейбол буенча турнир белән башланып китте, анда егетләр һәм ир-атлар катнашты. Сәрдә авылы командасы җиңүче булды, ә "Ветераннар" һәм "Шекше яшьләре" командалары икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң музыкаль-күңел ачу өлеше башланды. Авылыбыз яшьләре күңелле уеннарда бик теләп катнаштылар, бию сәнгатендә осталыкларын күрсәтеп, бүләкләр алдылар. Чара дискотека белән тәмамланды. "Шекше яшьләре & Шекше кичләре" чарасы Шекше авыл җирлеге Башлыгы, Шекше авыл мәдәният йорты һәм Сәрдә авыл клубы мөдирләре тарафыннан оештырылды.
15нче июль көнне Саба районында авыл туризмын үстерү юнәлешендә буклет ясау өчен фотоматериаллар төшерелде. Аның бер сәхифәсе Шекше авылында Габделхаковларның җәйге йортында әзерләнде. Биредә Саба районында җитештерелә торган ризыклар, халкыбызның милли аш- сулары тәкъдим ителде, Шекше мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы үзешчәннәре һәм йорт хуҗалары кунаклар ролен башкарды.
Саба РСУ оешмасы көче белән, үзара салым акчасына, Алан-Елга авыл зиратына өлешчә койма эшләнде.