ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 29 февраль көнендә Шекше авыл җирлегендә иганәчеләр тарафыннан башкарылган эшләргә йомгак ясалды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Шекше бозында Саба районының авыл җирлекләре арасындагы хоккей буенча ярышларының чираттагы туры узды.

Бу турда Байлар Сабасы, Шәмәрдән, Шекше һәм Шыңар командалары катнашты.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
февраль, 2020 ел
җомга

19 февраль көнне Шекше авыл китапханәсендә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, «Без – булачак сакчылар» дип исемләнгән викторина үткәрелде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең данлыклы тарихы турында сөйләде, ни өчен аның нәкъ менә 23 февральдә билгеләп үтелүен, "Ватанны саклаучылар көне" дип аталуын һәм "Ватан" сүзенең ни өчен баш хәрефтән язылуын аңлатты. Балалар  викторинада бик актив катнаштылар, хәзерге вакытта РФ кораллы көчләренең кирәклеге турында фикер алыштылар. Әлеге чарага "Батырлык, каһарманлык һәм намус" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

16 февраль көнне Мишәбаш бозында Саба районының хоккей буенча ярышларның чираттагы туры узды.

Шекше командасы Мишәбаш командасы 4:0 исәбе белән җиңүгә иреште.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

10 февраль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен, Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан, әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну уяту һәм илебезнең үткәне өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан, «Россиянең бөек исемнәре: Петр Беренче»дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чара барышында китапханәче Зарипова И.Х. балаларга Петр I тормышы, аның балачагы, илебезгә керткән үзгәрешләре турында сөйләде. Бу теманы ачарга «Петр I Бөек»презентациясе ярдәм итте. Шулай ук, Петр Беренченең Россия флотына һәм Санкт-Петербург шәһәренә нигез салу тарихы турында да кызыклы сөйләшү уздырылды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 5 февралендә Шекше авыл җирлегенең еллык отчёт җыелышы булып узды. Җыен барышында авыл җирлегенең проблемалары һәм алга таба үсеш планнары билгеләнде. Җыелышта Саба районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. чыгыш ясады.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

2 февраль көнне Шекше бозында 2020 елгы хоккей буенча Саба районы чемпионатының чираттагы уеннары узды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

1 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020" эстрада сәнгате район фестиваленең зона сайлап алу турларына старт бирелде. Анда Шекше, Явлаштау, Мишәбаш, Иштуган, Иләбәр, Мичәнбаш, Кырбаш, Курсабаш, Түбән Утар, Шәмәрдән, Сәрдә авылларыннан килгән алтмыштан артык егет һәм кыз катнашты.  Алар "Конферанс", "Вокал", "Хореография" номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Яшь артистларны мәртәбәле жюри - Саба район мәдәният йорты белгечләре Э.И.Нурисламова, А. Н. Зарипова һәм Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы директоры Л. М. Ахсанова бәяләде. Һәр катнашучы үзенең җитәкчесе белән бергә, "Йолдызлык" ка тырышып әзерләнде һәм тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Беренче зона турын Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре  район мәдәният йорты белгечләре, авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре белән берлектә оештырды һәм үткәрде. Әлеге чара ТАССР оешуына 100- ел тулуга, Саба районының 90-еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75-еллыгына багышланды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Шекше һәм Алан-Елга авыл җирлегендәге аренда йортларына газ кертү эше бара.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

11 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йортында Иске Яңа елны каршылауга багышланган " Яңа Елда- яңа уңышлар!" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үткәрелде. Бәйрәм программасында 234 данә лотерея билетлары уйнатылды, тамашачылар башкаруында бию белән күңелле уеннар оештырылды.  Тамашачылар кызыклы кичәдә катнаштылар, аларның һәркайсы үз бүләген алды, аеруча бәхетлеләр термопот, мультиварка, электр чәйнәге, кием киптергече, соковыжималка, үтүк, идән элгечләре кебек төп призларны алды. Оттырышсыз лотерея сюрпризлары салынган тартмаларына иганәчеләрдән бүләкләр салынды: 1 ц фураж,салам, яктырткыч,стоматология кабинетына сертификат, татар эстрадасы йолдызлары Зинира һәм Ризат Рамазановларның концертына чакыру билеты, 200, 500 һәм 1500 сумлык бүләк сертификатлары.

Шулай ук 11 гыйнвар көнне Сәрдә авыл клубында Иске Яңа елны каршылауга багышланган «Лотерея» уены үткәрелде. Уенда катнашучылар уңышларын сынадылар һәм призлар алдылар. Тәнәфесләр арасында сәхнәдә үзешчән артистлар чыгыш ясады һәм тамашачылар өчен конкурслар оештырылды. Төп призлар – электр чәйнеге, картина, утюг, соковыжималка, сертификат һ. б. булды. Шулай ук иганачеләрдән: «Игенче» ООО – 1 ц ашлык фуражы, 2 рулон салам, «Олимп» реклама агентлыгыннан 500 сумлык сертификат буләкләре бар иде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International