ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

5 гыйнвар көнне Шекше авыл җирлегендә якташыбыз, Алан-Елга авылында туып-үскән Кавиев Вазыйх Нәфыйк улы истәлегенә Саба муниципаль районының ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча традицион турнир үткәрелде. Турнирны оештыруда күпсанлы иганәчеләр катнашты: Кавиевлар гаиләсе; Гатиятуллин Айрат Хәмит улы; Ахатов Азат Мөхтазир улы; Мөхәммәтҗанов Наил Рәис улы; «Игенче» ҖЧҖ. Турнирны бизәү һәм музыка белән тәэмин итүне Шекше мәдәният йорты оештырды.

 5 январь көнне мәдәният хезмәткәрләре "Кыш, спорт һәм мин!" дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырдылар. Балалар һәм спортчылар арасында   “ Капкага шайба кертү”, "Бер-береңне куып җитү", "Шорт-трек" кебек уеннар үткәрелде. Балалар шулай ук бозлы эстафетада да катнаштылар һәм иганәчеләрдән бүләкләр алдылар.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

27 декабрь көнне Шекше мәдәният йортында  "Игенче" җәмгыяте хезмәткәрләре балалары өчен “Праздник к нам приходит” дип исемләнгән Яңа ел тамашасы булып узды. Залда балаларны мультфильм персонажлары Карамелька, Миньон, Мини Маус каршы алды һәм алар бергәләп уеннар,конкурслар һәм биюләр ярдәмендә дуңгыз Пепаның  кәефен күтәрделәр, шулай ук Убырлы Карчыкны куркыттылар. Аннан соң балалар, әти-әниләре белән бергә, Кыш бабай белән Кар кызын бәйрәмгә чакырдылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, Кыш бабай бик шатланды һәм бүләкләр өләште. Бәйрәм бер сулышта узды һәм барлык катнашучыларны яхшы кәеф белән шатландырды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Шекше авыл җирлегендә Яңа 2020 елны каршылау өчен актив эш алып барыла.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Кеше өчен иң мөһиме-аның сәламәтлеге, шуңа күрә без үзебезне авырулардан сакларга тырышабыз, ә моның өчен чиста, җылы һәм яхшы җиһазландырылган медпункт булса бик күңелле. 6 декабрь көнне Шекше авыл җирлегендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу тантанасы үтте. Әлеге мөһим вакыйгада катнашырга Шекше авыл җирлеге халкы җыелды, шулай ук ТР сәламәтлек саклау министрлыгыннан зур кунаклар, Саба муниципаль район башлыгы Р.Р. Минниханов, Саба үзәк хастаханәсе вәкилләре килде. Чара ахырында кызыл тасма киселде һәм авыл күгендә фейерверк  балкыды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

      7 декабрь көнне Шекше мәдәният йортында Чулпан Габделганиева җитәкчелегендә, Балтач районының физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре һәм иҗатташ дуслары катнашында, "Дуслар җыелган җирдә" дип исемләнгән концерт үткәрелде.Чулпан-балачактан инвалид, коляскада утырып йөрүче кыз, бик нәзакәтле, әмма рухи яктан бик көчле кеше, РФ спорт мастеры, шагыйрә, Балтач районының "Фикердәш"инвалидлар клубы җитәкчесе һәм оештыручысы. Алар көче белән оештырылган әлеге концерт, Шекше авыл җирлегендә яшәүче балачактан инвалидлар һәм аларның әти-әниләре өчен ,чәй өстәле артына җыелып, күрше район кунаклары белән аралашу мөмкинлеге булсынга тудырылды. Концертта катнашучыларга һәм тамашачыларга Саба районы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе М.В. Галиуллин, Шекше авыл җирлеге башлыгы Р. Р. Хәйртдинов рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Шекше мәдәният йорты мөдире Л. Ә. Хисмәтова Чулпан Габделганиевага истәлекле бүләкһәм тамашачылар тарафыннан җыелган"шәфкатьлелек тартмасы" ннан акча тапшырды. Әлеге чара Шекше авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, җирлек башлыгы, Шекше авыл китапханәсе һәм Сәрдә авыл клубы мөдире белән берлектә уздырылды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Шекше мәдәният йорты каршында эшләп килүче  “Зиләйлүк” фольклор коллективы Мичәнбаш авылы клубында концерт программасы белән чыгыш ясады.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Җаваплыгы чикләнгән  «Базовый проект» оешмасы Шекше авылында төзелгән яңа күпер биләмәсен матурлау эшен дәвам итә.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Шекше авыл җирлегендә ике яңа йорт салу эшләре дәвам итә.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Шекше авылында урам юллары ремонтлана. Ремонт эшен ООО “Яшен” оешмасы башкара.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

    3 ноябрь көнне, Шекше мәдәният йортында, Саба районының иң зур һәм алдынгы хуҗалыкларыннан саналучы "Игенче" җәмгыяте хезмәткәрләре концерты узды.   Татарстанда эшче һөнәрләр елына, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган "Без тарихта эзлебез" дигән концерт видео һәм фото презентацияләр белән үрелеп барды, программа да бик бай эчтәлекле иде. Сәхнәдә җырлар яңгырады, биюләр, театральләштерелгән күренешләр куелды, шулай ук вокаль һәм инструменталь ансамбльләр дә чыгыш ясады. Концертны хуҗалык җитәкчесе А.З. Зарипов үзе алып барды, аның артыннан сәхнәгә  белгечләр, механизаторлар, сыер савучылар һәм башка хезмәткәрләр чыкты . Концерт тәмамлангач, рәхмәт сүзе белән,  Саба районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф. Заһидуллин чыгыш ясады. Концертны  "Игенче" хуҗалыгы  коллективы белән берлектә Шекше мәдәният йорты һәм Сәрдә авыл клубы  хезмәткәрләре  оештырды. Шулай итеп Шекше мәдәният йортында яңа мәдәни сезонга старт бирелде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International