ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Саба муниципаль районының Шекше авылында яңа модулле медицина пункты төзелеше дәвам итә.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
август, 2019 ел
дүшәмбе

3 август көнне Сәрдә авыл халкы һәм кунаклары «Жәйге авыл кичләре» дип исемләнгән авыл Көнен билгеләп үттеләр. Котлау сүзе белән авыл имам-хатыйбы Рафыйк Сабирҗанов чыгыш ясады. Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, шулай ук ООО «Игенче» җитәкчесе Алмаз Зарипов, кече бизнес җитәкчесе Рәис Дәүләтшин да котлау сүзләрен җиткерделәр. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне оештыруда актив катнаштылар.  Шулай ук Сәрдә авыл клуб хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар тарафыннан концерт программасы әзерләнде. Бу гадәти булмаган бәйрәм өлкәннәр һәм балалар өчен күңелле уеннар, бүләкләр тапшыру, концерт номерлары һәм биюләр белән үрелеп барды. Һәр кунак пылау, кайнар чәй һәм күчтәнәч белән сыйлана алды. Кичкә кадәр музыка яңгырады, концерт дискотека белән алышынды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Шекше авыл җирлегендә юл төзү эшләре тәмамланды. Юллар төзү үзара салым акчасына башкарылды. Төзелеш эшләрен “ПМК Мелиорация” җәмгыяте тарафыннан башкарылды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

20 июль көнне Шекше авылында һөнәрчелекне популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, авыл халкының ялын оештыру максатларын күз алдында тоткан “Worldskills Казан-2019» дип исемләнгән үзенчәлекле чара үткәрелде. Программага кулдан ясалган техника парады һәм бәйгесе, пневматик мылтыктан ату ярышы, һөнәри мастер класслар, үзешчән артистлар концерты, күңелле уеннар һәм дискотека кертелде. Әлеге чараны Шекше авыл җирлеге башлыгы, Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сәрдә авыл клубы мөдире оештырды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

12 июль көнне Шекше мәдәният йортының «Зиләйлүк» фольклор коллективы Азнакай шәһәрендә “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестиваленда катнашып лауреат исеменә лаек булды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

3 июль көнне Шекше мәдәният йортында, Алан-Елга авылы егете Габидуллин Ришат Илшат улын, армия сафларына озату кичәсе оештырылыды. Кичә “Килеп торсын синнән кайнар сәлам!” дип аталды. Монда туганнары, дуслары, классташлары  Ришатка изге теләкләрен җиткерделәр, хәерле юл теләделәр.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Шекше авылында яңа күпер эшләнәнеп файдалануга тапшырылды. Төзелеш эшен «БАЗОВЫЙ ПРОЕКТ» җәмгыяте башкарды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Казан шәхәрендә Татнефть Аренада Шекше авыл җирлеге командасы “Сокол” –

Казан командасы «Унистрой»  дусларча хоккей уены уйнау дәвам итә. Уен счеты 7:6.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

       8 нче июнь көнне Шекше авылында Сабантуй гөрләде. Ел саен зур тырышлык белән оештырылучы бу бәйрәмгә быел да халык бердәм булып килде, читтән кайтучы кунаклар да күп иде. Бәйрәм Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән “ Бәйрәм флагы астында ” дип исемләнгән хореографик күренеш белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Р. Хәйртдинов, район хакимияте вәкиле  Д.Р.Габдерахмановның тәбрикләү сүзләреннән соң, мәйданга авыл хуҗалыгы алдынгылары чакырылды. “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры А.З.Зарипов армый-талмый хезмәт куючы игенче-механизаторлар, терлекчеләргә, белгечләргә һәм башка хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырды. 2019 нчы елгы “Чәчү батыры” Махмутов Марсел һәм Газизов Динарлар исә, тәкә дә кабул итеп алды. Мәдәният хезмәткәрләре кыр батырына күпереп пешкән икмәк алып чыкты. Табын түрендә урын алучы бу нигъмәттән сабантуйга килгән халык та авыз итте.
Уен-ярышлар һәм авыл үзешчәннәре катнашында әзерләнгән концерт программасы бәйрәмнең дәвамы булды. Дина һәм Рафаэль Латыповлар һәм аның иҗатташ дуслары катнашындагы концерт җирле авыл хуҗалыгы җитәкчелеге тарафыннан халык өчен әзерләнгән тагын бер бәйрәм бүләге булды. 2019 нчы елгы Шекше сабан туеның баш батыры, Алан-Елга егете, Илгиз Шәймәрданов.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

29 май көнне Шекше авылында “Туган авылым Шекшем” (авторлары А.Мубаракова, Т.Низами) җырына клип төшерелде. Клипта Шекше авылы мәдәният йортының үзешчән коллективы һәм яшьләр катнашты. Җырны “Казан егетләре” группасы башкара.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International