ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2025 ел
дүшәмбе

17 май көнне Шекше авылында Ватанны саклаучылар елына багышлап һәм яңа спорт мәйданчыгы ачылу уңаеннан, спорт һәм күңел ачу чарасы булды. Чарада Шекше зонасы командалары арасында волейбол уеннары һәм балалар катнашында берсеннән-берсе күңелле уен-ярышлар уздырылды. Ризык белән сыйлану зонасы эшләде, балалар өчен кәнфит чәчү, кич белән дискотека булды. Волейбол уенында 1 урынны Сатыш авыл җирлеге командасы, 2 урынны Тимершык авыл җирлеге командасы, 3 урынны Шекше авыл җирлеге командасы яулады. Чара “Яшьлек” Яшьләр үзәге, Шекше авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
май, 2025 ел
дүшәмбе

Шекше авыл җирлеге Җиңү көне уңаеннан оештырылган парадта катнашты

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Шекше авыл җирлегендә Бөтенроссия Хәтер бакчасы акциясе

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 май көнне Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р., Саба районы хакимияте вәкиле Йосыпов Р.Ш. һәм мәдәният хезмәткәрләре “Җиңү фонарьлары” дигән патриотик чара оештырдылар. Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда балачагы һәм яшүсмер еллары узган тыл ветераннарының өйләрендә булдылар. Тыл ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановтан бүләкләр һәм котлау открыткасын тапшырдылар.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 май көнне Шекше мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы концерт-митинг булды. Чарада Саба районы хакимияте вәкиле Якупов Р.Ш. һәм Шекше җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р. чыгыш ясадылар. Шекше төп мәктәбе укучылары, тынычлык һәм дуслык темасына багышланган патриотик музыкаль һәм хореографик композицияләр башкардылар. Концерт вакытында фронттан әйләнеп кайтмаганнарны искә алу йөзеннән бер минут тынлык игълан ителде. Концерт программасы тәмамланганнан соң, чарада катнашучылар авыл үзәгендә урнашкан стелла янына юнәлделәр. Җирлек халкы, Шекше авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре һәм кунаклар тыныч киләчәк өчен гомерләрен биргәннәргә хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән чәчәкләр салдылар.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Шекше авыл җирлегендә "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды, анда Шекше төп мәктәбе укучылары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының туганнары катнашты.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
май, 2025 ел
дүшәмбе

Алан-Елга авылында яшәүче Фазылов Рәмис Мисбах улы Казан марафонында катнашты

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районы командасы Теләче районында узган мөселман хоккей турнирында катнашып, 3 нче урынны яулады

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 Май көнне Шекше авыл җирлегендә “Дәрә көне” – йомырка һәм күчтәнәч җыю буенча милли йола үткәрелде. Балалар мәдәният хезмәткәрләре белән бергә урам буйлап буялган йомыркалар, шулай ук тәм-томнар җыеп йөрделәр.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сәрдә авылы зиратында өмә

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International