ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

22 март көнне Шекше авыл җирлеге биләмәсендә “Кояш көлә, Нәүрүз килә!”  бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм мәктәп укучыларының “Язгы ярминкә” оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләрне ботка, коймак, чәй белән сыйладылар.  Нәүрүз бәйрәме уеннар белән үрелеп барды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
март, 2019 ел
дүшәмбе

17 март көнне Сәрдә авыл клубы үзешчән артистлары Иштуган мәдәният йортында чыгыш ясадылар. “Җырлап, көлеп яшик!” дип исемләнгән театралләштерелгән концерт программасы тәкъдим ителде. Күңелле скетчлар, күңелле һәм дәртле җырлар, нәфис сүз, биюләр тамашачыларны кич буе сөендерде. Концерт номерлары барлык тамашачыларның кәефен күтәрде. Һәр номер алкышлар белән каршы алынды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
март, 2019 ел
дүшәмбе

   9 март көнне Шекше мәдәният йортында бәйрәм кичәсе оештырылды. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әзерләнгән бу чара гадәти булмаган исем белән “Татарча Лучше всех!” дип аталды. Ул беренче каналдан баручы популяр тапшырудан эчтәлеге белән дә, форматы белән дә аерылып торса да, максат бер иде: иң- иң яхшыларны ачыклау. Бәйрәм кичәсенә әзерлек бер- ике атна алдан башланды. Иң элек ватс –аптагы Шекше, Алан-Елга, Сәрдә авылларында яшәүчеләрне, якташларны берләштергән “Авылдашлар якташлар- без!” дип исемләнгән төркемгә игълан эленеп, әлеге авыллардагы иң уңган хуҗабикәләр, гөл-чәчәкләр үстерүчеләр, тегүче-чигүчеләр, бәйләүчеләр, үз куллары белән төрле эшләнмәләр ясаучылар, аш-су осталары, хатын-кызларның матурлыгын кайгыртучылар, дини һәм рухи тәрбия бирүчеләр, мәдәни тормышта актив катнашучы туташ һәм ханымнар барланды. Аларның барысы да әлеге бәйрәм кичәсенә чакырылды. Үз куллары белән матурлык тудырган ханымнар алып килгән барлык эшләнмәләр, ризыклар һ.б тамашачылар каршына күргәзмәгә куелып, алар белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырылды.

. Кичәдә катнашучылар һәм тамашачылар белән төрле уен- бәйгеләр үткәрелде. Аларның барысына да бүләкләр, ә иң-иң яхшыларга “”Татарча Лучше всех!” медальләре тапшырылды.

 Кичә  өчен махсус бәйрәмчә презентация ясалды. Бәйрәм чарасын Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы Р. Хәйртдинов һәм авыл китапханәсе хезмәткәре Ф.Фазылова ярдәме белән оештырды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Шекше авылында яңа күпер эшләнә башланды. Төзелеш эшен «БАЗОВЫЙ ПРОЕКТ» җәмгыяте башкара.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

24 февраль көнне «Зиләйлүк” фольклор коллективы Казан шәһәренә барып  “Татарстан- Яңа гасыр” каналында “Җырлыйк әле” тапшыруында катнаштылар. Төп катнашучылар Саба район радио телевидение журналистлары катнашты. Безнең коллектив тамашачы гына булып түгел, катнашучыларга “яклаучы группа” булып җырларны башкаруда булыштылар.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Шекше авыл җирлегенең “Сокол” хоккей командасы Финал ярышларында катнашып ll-урынга ия булды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

9нчы февраль көнне Шекше мәдәният йортында гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге Республика фестивальләре лауреаты, тальянчы, авылдашыбыз Миннислам Гомәр улы Гомәров истәлегенә багышланган "Уйнагыз гармуннар!"-Якты бер моң.. дип исемләнгән  зур районкүләм фестиваль-кичә оештырылды. Ул Саба районы Мәдәният бүлеге начальнигы Р.Ф.Заһидуллин, район мәдәният йортының методик кабинеты, Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Хәйртдинов, ызандаш-күршеләребез Явлаштау, Эзмә, Олыяз, Сәрдә авыллары  мәдәният хезмәткәрләре ярдәме һәм теләктәшлеге белән әзерләнде. Кичәдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең тальянчылар ансамбле (җитәкчесе А.З.Газизов), сәхнә ветераны һәм танылган гармунчы Вилорик Вәлиуллин, ызандашларыбыз Иләбәр, Эзмә, Олыяз, Явлаштау авылларыннан килгән гармунчы, баянчылар, тальянчылар һәм җырчылар, Шекше җирлегендә туып-үскән һәвәскәр гармунчылар һәм үзешчәннәр, Шекше мәдәният йортының “Зиләйлүк” һәм “Бөрлегән” фольклор коллективлары катнашты. Сәхнәдән гармун моңнары агылды, биюләр башкарылды, җырлар яңгырады. Экраннан Миннислам абыйга багышланган видео һәм фото материаллар күрсәтелде.  Бу кичне сәхнәгә Миннислам Гомәровның нәсел дәвамчылары- балалары, оныклары да күтәрелде. Алар әтиләре истәлегенә багышланган матур чараны оештыручыларга, чыгыш ясаучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Кичәдә катнашучыларның барысына да Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф.Заһидуллин исеменнән Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4 февраль көнне Шекше мәдәният йортында Шекше авыл җирлегенең отчет җыены узды.

Җыенда Саба муниципаль район башлыгының урынбасарлары катнашты. Халык үзенең борчыган сорауларын җиткерде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе
03 нче февраль көнне Шекше авыл җирлегенең “Сокол” хоккей командасы Саба районы беренчелегенә Сабада чираттагы уенын үткәрде.

Уен нәтиҗәләре: Шекше-Евлаштау: 2-0.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

 20 нче гыйнвар көнне Шекше авыл җирлегенең “Сокол” хоккей командасы Саба районы беренчелегенә Явлаштау авылында чираттагы уенын үткәрде.

Уен нәтиҗәләре: Шекше-Арташ: 5-1; Шекше –Шыңар: 13-3.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International