Шекшенең «Сокол» хоккей командасы хоккей сезонын тәмамлады һәм район чемпионы булды.
2020 елның 29 февраль көнендә Шекше авыл җирлегендә иганәчеләр тарафыннан башкарылган эшләргә йомгак ясалды.
Шекше бозында Саба районының авыл җирлекләре арасындагы хоккей буенча ярышларының чираттагы туры узды.
Бу турда Байлар Сабасы, Шәмәрдән, Шекше һәм Шыңар командалары катнашты.
19 февраль көнне Шекше авыл китапханәсендә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, «Без – булачак сакчылар» дип исемләнгән викторина үткәрелде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең данлыклы тарихы турында сөйләде, ни өчен аның нәкъ менә 23 февральдә билгеләп үтелүен, "Ватанны саклаучылар көне" дип аталуын һәм "Ватан" сүзенең ни өчен баш хәрефтән язылуын аңлатты. Балалар викторинада бик актив катнаштылар, хәзерге вакытта РФ кораллы көчләренең кирәклеге турында фикер алыштылар. Әлеге чарага "Батырлык, каһарманлык һәм намус" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылды.
16 февраль көнне Мишәбаш бозында Саба районының хоккей буенча ярышларның чираттагы туры узды.
Шекше командасы Мишәбаш командасы 4:0 исәбе белән җиңүгә иреште.
10 февраль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен, Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан, әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну уяту һәм илебезнең үткәне өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан, «Россиянең бөек исемнәре: Петр Беренче»дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чара барышында китапханәче Зарипова И.Х. балаларга Петр I тормышы, аның балачагы, илебезгә керткән үзгәрешләре турында сөйләде. Бу теманы ачарга «Петр I Бөек»презентациясе ярдәм итте. Шулай ук, Петр Беренченең Россия флотына һәм Санкт-Петербург шәһәренә нигез салу тарихы турында да кызыклы сөйләшү уздырылды.
2020 елның 5 февралендә Шекше авыл җирлегенең еллык отчёт җыелышы булып узды. Җыен барышында авыл җирлегенең проблемалары һәм алга таба үсеш планнары билгеләнде. Җыелышта Саба районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. чыгыш ясады.
2 февраль көнне Шекше бозында 2020 елгы хоккей буенча Саба районы чемпионатының чираттагы уеннары узды.
1 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020" эстрада сәнгате район фестиваленең зона сайлап алу турларына старт бирелде. Анда Шекше, Явлаштау, Мишәбаш, Иштуган, Иләбәр, Мичәнбаш, Кырбаш, Курсабаш, Түбән Утар, Шәмәрдән, Сәрдә авылларыннан килгән алтмыштан артык егет һәм кыз катнашты. Алар "Конферанс", "Вокал", "Хореография" номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Яшь артистларны мәртәбәле жюри - Саба район мәдәният йорты белгечләре Э.И.Нурисламова, А. Н. Зарипова һәм Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы директоры Л. М. Ахсанова бәяләде. Һәр катнашучы үзенең җитәкчесе белән бергә, "Йолдызлык" ка тырышып әзерләнде һәм тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Беренче зона турын Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре район мәдәният йорты белгечләре, авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре белән берлектә оештырды һәм үткәрде. Әлеге чара ТАССР оешуына 100- ел тулуга, Саба районының 90-еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75-еллыгына багышланды.
Шекше һәм Алан-Елга авыл җирлегендәге аренда йортларына газ кертү эше бара.