8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан хатын-кыз тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" истәлекле медальләре тапшырылды. Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хәйртдинов, Саба районы Финанс бюджет палатасы рәисе Ш.А.Сөнгатов һәм Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Беренчеләр Хәрәкәте" ндә катнашучылар Алан-Елга авылында яшәүче Гайнанова Асия Әхтәм кызына медаль тапшырдылар.
2 март көнне Шекше авылында хоккей сезонын ябу булды. Анда ҖЧ “Игенче” җәмгыяте командасы, Шекше һәм Эзмә авыл җирлекләре командалары катнашты. 1 нче урынны Шекше авыл җирлеге командасы, 2 нче урынны ҖЧ “Игенче” җәмгыяте командасы, 3 нче урынны Эзмә авыл җирлеге командасы алды.
23 февральдә Шекше авыл җирлеге командасы ир-атлар командалары арасында Теләче районының Шәдке авылындагы «АгроЛак» ҖЧҖ кубогына хоккей буенча турнирда 3 урынны яулады.
21 февраль көнне Шекше мәдәният йортында Фирдәүсә Нәзированың «Җырлап узган гомер» дип исемләнгән юбилей кичәсе булды. Ул кечкенәдән үк авыл клубында чыгыш ясый, радио тыңлап җырлар өйрәнә. Ул гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында эшли, ләкин җырдан беркайчан да аерылмый. Унбиш ел дәвамында Фирдәүсә Нәзирова Шекше мәдәният йортының «Зиләйлүк» фольклор коллективы солисты, Саба мәдәният йортының «Саба чишмәләре» берләшмәсенең актив катнашучысы. Ул һәрвакыт сәхнәдә, иҗади кешеләр һәм яраткан тамашачылары арасында. Аңа сәламәтлек һәм озын гомер телибез.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан ир-ат тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" истәлекле медальләре тапшырылды. Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хәйртдинов, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Ф. Ф. Закиров һәм Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Беренчеләр Хәрәкәте" ндә катнашучылар Алан-Елга авылында яшәүче Ракипов Мөхәррәм Рәкыйп улына һәм Сәрдә авылында яшәүче Самигуллин Миңнесабир Шәрифулла улына шундый медаль тапшырдылар
5 февраль көнне Шекше авылының мәдәният йортында Шекше авыл җирлеге халык җыены узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов катнашты. Авыл җирлеге бюджет учреждениеләре җитәкчеләре 2024 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2025 елга планнары белән уртаклаштылар. Участок полиция инспекторы Ф.Ф. Хәбибуллин 2024 елда торак пункт территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча эшнең торышы, Саба һәм Теләче МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге башлыгы подполковнигы А.Р.Галимуллин Саба муниципаль районында янгыннар белән бәйле хәлләр, гражданнарның торак секторында янгын куркынычсызлыгы таләпләре, урман хуҗалыгы участковые И.А.Зиннатуллин урманнарда янгын куркынычсызлыгы турында доклад белән чыгыш ясадылар. Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р. 2024 елгы эшчәнлек буенча хисап тотты, 2025 елда үсеш планнары белән таныштырды.
Шекше авыл җирлегенең Сәрдә авылыннан ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә сыер савучы Сабирҗанова Рушания Рәшит кызы "Ел хатын-кызы" республика зона бәйгесендә "Минем язмышым – минем һөнәрем" номинациясендә җиңүче булып танылды.
29 гыйнвар көнне Саба мәдәният йортында «Буыннар тарихы-гаилә ядкаре» фестиваленең йомгаклау концерты булып узды. Фестивальдә Шекше авыл җирлегеннән "Агачның тамыры-җирдә, безнең тамыр туган-ыруда" дип исемләнгән программа белән Әндәр нәселе чыгыш ясап 1 урын өчен Диплом белән бүләкләнде.
2 февраль көнне Шекше авыл җирлеге хоккей командасының 2025 елгы сезонда Саба муниципаль районының авыл җирлекләре ирләр командалары арасында район Чемпионатында чираттагы уеннары булып узды. Шекше авыл җирлеге Сокол хоккей командасы Явлаштау авыл җирлеге хоккей командасына 1:2 һәм Ястребы (Шемордан) хоккей командасына 1:5 исәбе белән җиңелде.
Саба районы мәдәният йортында узачак фестивальнең йомгаклау концертында Шекше авыл җирлегеннән "Агачның тамыры-җирдә, безнең тамыр туган-ыруда" дип исемләнгән программа белән Әндәр нәселе чыгыш ясый.