МБМБУ 3 номерлы Саба «Шоколад» балалар бакчасында «экспериментлар атналыгы» уздырылды, аның максаты-балаларның игътибарын экспериментлар кебек эшчәнлеккә җәлеп итү; балаларны суның кайбер үзенчәлекләре белән таныштыру
«Һөнәрләр шәһәре «Saba Balahoner»» проекты кысаларында, балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, төрле һәм сәламәт азык-төлек әзерләү күнекмәләрен булдыру максатыннан, Саба муниципаль районының «Сәләтле балалар мәктәп-интернаты»нда «Кулинария» станциясе эшли.
15нче июль көнне Сәләт - Саба аланы рәсми рәвештә ябык дип игълан ителде
Игътибар! 21 нче июль көнне Байлар Сабасы бистәсенең Гали Закиров урамында урнашкан ябык зиратында өмә үткәрелә.
Сафина Гөлназ Илдус кызы җитәкчелегендәге "Саба йөзү бассейны физкультура сәламәтләндерү комплексы" 15ел дәвамында халыкка югары дәрәҗәдәге көнкүреш хезмәте күрсәтә
Саба муниципаль районының “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бик әйбәт әзерлек күрсәттеләр һәм призлы урыннар алдылар. Урал федераль округы чемпионатында “KZ-2” классында Галимов Илнар 2 нче урынны яулады. “Восход” классында ТР Кубогында Даминов Динар 1 урын яулады, Галимов Илнар 2 урын яулады. Ярышта шулай ук Исрафилов Рифат, Шәйхетдинов Илшат, Никоноров Станислав, Исрафилов Рафиль дә катнашты, аларга уңышлар телибез. Урал федераль округы беренчелегендә «Кадет» сыйныфында Насыйбуллин Данис катнашты.
Укучылар җәйге каникуллар вакытында мәктәп яны участогында рәхәтләнеп эшлиләр, чөнки бу «практика эшләү» генә түгел, ә үз мәктәбең территориясен төзекләндерү дә. Балалар һәм педагоглар график буенча җәй буе эшлиләр
Җәй - әйләнә-тирә дөнья белән танышу өчен искиткеч вакыт. Табигатьне күзәтү эстетик зәвыкь кына түгел, ә баланың гомуми белем һәм сөйләм запасын да баета
Бу атна Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында "Витаминлы атна" дигән тема астында уза
Җәй башыннан ук укучыларның җәйге практикасы башланды. Малайлар hэм кызлар, бакча өчен кирәкле инструментлар белән коралланып, чәчәк hәм яшелчә түтәлләренең чүпләрен утыйлар, җир йомшарталар, су сибәләр, карлыган hәм кура җиләге җыялар. Җәй буена мәктәп бакчасында эшләу өчен hәр сыйныфка вакыт билгеләнгән. Иң мөһиме - бакчада матурлыкны укучылар үзләре тудыра!