ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

22 апрель 6:30 сәгатьтә  Байлар Сабасы ш.т.б.дә (Мәңгелек ут янында) Саба шәһәр җирлеге оешмалары/учреждениеләре/предприятиеләре җитәкчеләре белән бәйрәмнәргә әзерлек буенча киңәшмә узачак

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

23 нче апрель көнне 8:00 сәгатьтә Байлар Сабасының Г.Закир урамындагы ябык зиратта өмә оештырыла. Зур оешмадан 2, кечерәкләрдән 1 кеше чакырыла. Узегез белән тырма алып килүегез сорала. Чакырыла торган хезмәткәрләр, предприятиеләр (учреждениеләр, оешмалар) исемлеге кушымта итеп бирелә.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен апрель аенда бөтен планета экологик бәйрәм — Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу ай очраклы гына сайланмаган — чөнки нәкъ менә апрель аенда канатлы дусларыбыз, барлык каршылыкларны җиңеп, өйләренә, ояларына әйләнеп кайта. 13 апрель көнне район балалар китапханәсе “Китап сөючеләр” клуб берләшмәсе өчен “Безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән экологик-танып-белү дәресе үткәрделәр. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

   12 апрель көнне Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында «Алга, йолдызларга!» дип аталган беренче кешенең космоска очуына 60 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
апрель, 2021 ел
җомга

   Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеның 2021нче елның 26нчы мартында кабул ителгән 322-п номерлы карары нигезендә, 1нче апрельдән 31нче майга кадәр торак пунктларны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Аның кысаларында Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан шәхси хуҗалыклар, оешма, предприятие, учреждение,шәхси эшмәкәрләр тарафыннан үзләренең биләмәләрен тәртипкә китерү эше башлана.  Ул үз эченә кар тарату, чүп җыю, территорияне себерү, агачларны матурлап кисү,  су агу каналларын чистарту кебек эшләрне ала.  Әйдәгез, 10нчы апрель көнне бердәм өмәгә чыгыйк, яшәгән һәм эшләгән җиребез матур да, төзек тә булсын! 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

  1 апрельдә бөек рус композиторы Сергей Рахманиновның туган көне билгеләп үтелә. Президент Указы нигезендә, бөек композитор Сергей Рахманиновның 150 еллыгы Россиядә 2023 елда дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

   Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеның 2021нче елның 26нчы мартында кабул ителгән 322-п номерлы карары нигезендә, 1нче апрельдән 31нче майга кадәр торак пунктларны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

    Яз көне табигать җанлана, уяна, карлар эри, агачлар яфрак яра, хайваннар кышкы йокыдан  уяна, ә кошлар җылы яклардан кайта һәм безне үз җырлары белән сөендерә. Кошлар-корткычларга каршы көрәштә безнең иң яхшы ярдәмчеләребез. Алар кеше тарафыннан һәр яктан яклауга мохтаҗ. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
апрель, 2021 ел
җомга

    «Сабантуй» мәдәни –спорт  комплексы барлык эш-мәшәкатьләрне читкә куеп, рәхәтләнеп ял итәргә теләүчеләргә менә дигән күңел ачу урыны. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

   Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарту, янгын шартларында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын күздә тотып, Саба бистәсенең  3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International