Бистәдә яшәүче халыкның яшәү шартларын уңайлы итү белән беррәттән, аның йөзен матурландыру өстендә дә эш алып барыла.
Байлар Сабасының Тукай урамында урнашкан мәдәният һәм ял паркында гаилә белән ял итәр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
Күренекле рус язучысы Федор Достоевскийның «Дөньяны матурлык коткарыр!» дигән канатлы сүзләрен белмәгән кеше юктыр. Тормыш агымына ияреп, кайвакыт туктап бер тын алырга, тирә-як матурлыгына хозурланып, башкалар тудырган матурлыкка сокланырга да вакыт таба алмыйбыз.
Байлар Сабасы бистәсенең мәдәният һәм ял паркында төзелеш эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта “Акварэй” архитектура-төзелеш компаниясе хезмәткәрләре тарафыннан мини-гольф уены өчен мәйданчык эшләнә.
Җәй – ул чәчәкләр, матурлык, яхшы кәеф һәм вакытны бушка уздырмау дигән сүз. Шуны истә тотып, Байлар Сабасы бистәсенең һәр почмагында матурлык тудыручылар табыла. Бу җәй көне генә түгел, ел әйләнәсе шулай.
2019нчы елның 14нче августында Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.
Байлар Сабасы бистәсендә агачлар һәм куаклар утырту, аларны карап һәм тәрбияләп тоту эшен муниципаль контракт нигезендә Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе башкара.
Күпләребезнең яраткан ял итү урынына әйләнгән “Ямьле Саба” яр буе мәйданында төзелеш эшләре туктап тормый.
Яшәгән җирнең матур, төзек һәм уңайлы булуы барыбыз өчен дә мөһим. Шуны истә тотып, бистәдә аның йөзен матурлау буенча зур күләмле эш башкарыла.
Байлар Сабасы бистәсендә алып барылучы төзелеш эшләренең нәтиҗәсе күз алдында. Халык хәзер Мәктәп урамы буйлап бик матур һәм уңайлы итеп эшләнгән тротуардан атлап йөри.