ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Саба шәһәр җирлегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә «Хәтер шәме» акциясе узды. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

     Барыбызның да яраткан ел фасылы- җәй якынлаша. Җәй исә ул - чәчәкләр, матурлык һәм  яхшы кәеф дигән сүз.  Шуны истә тотып,район үзәге Байлар Сабасы бистәсенең һәр почмагында матурлык тудырырга чакырабыз. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2020 ел
шимбә

     Хәзерге вакытта әлеге дата Татарстанда яшәүчеләр өчен аерым әһәмияткә ия. Республикабызда гомумроссия күләмендә генә түгел, ә дөнья күләмендә кыйммәтле саналган тарих һәм мәдәният һәйкәлләре тупланган. Аларны киләчәк буыннар өчен саклап калу – безнең төп бурычыбыз. Саба шәһәр җирлеге территориясендә исә бүгенге көндә 5 шундый объект бар. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
март, 2020 ел
сишәмбе

   Илебез тарихында тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы каһарманнарына күпме генә игътибар һәм хөрмәт күрсәтсәк тә, аз булыр сыман. Чөнки алар бүгенге тыныч һәм имин тормышыбыз өчен көрәшүчеләр. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

   2020 елның 10 февралендә Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2019  ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, Башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

    Яңа елны каршыларга әзерләнгән көннәрдә Сабабызда тагын бер матур объект сафка басты. Байлар Сабасы бистәсенең Г.Закиров урамында парк зонасы барлыкка килде. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

    Яңа ел – ул балалар да, өлкәннәр дә көтеп һәм сагынып ала торган бәйрәм. Байлар Сабасының үзәк мәйданында боздан сәхнә һәм тау урнаштырылды. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

      Яңа ел рухы Байлар Сабасы бистәсендә көннән-көн ныграк сизелә. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

   2019 нчы елның 1 нче декабрендә, Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә, гражданнардан үзара салым акчасы җыю һәм аны куллану буенча җирле референдум уздырылды.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Саба шәһәр җирлеге буенча ел дәвамында киң колачлы төзелеш эшләре алып барыла, яңа объектлар файдалануга тапшырыла. Мондый эшләрне башкаруда ел саен үткәрелүче референдум нәтиҗәсендә җыелган финанс чыганаклары да зур роль уйный. Мәсәлән, 2019нчы ел өчен җыелган референдум акчалары хисабына түбәндәге эшләр башкарылды:

  1. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә автомобильләр һәм җәяүлеләр күперләрен төзәтү (төзү) - 4 617 546,7 сумлык;
  2. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә һәйкәлләрне төзәтү - 2 826 800 сумлык;
  3. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең урам юлларын вак таш белән түшәү -  1 671 739,90 сумлык;
  4. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең тротуарларын һәм су агу улакларын төзәтү (төзү) - 1 041 913,40 сумлык.

saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International