Һөнәри осталык буенча "Яшь профессионаллар"төбәкара конкурсы
Инвалидлар декадасы уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, Яшьләр һәм спорт булеге, ТРның Саба районы иҗтимагый һәм Бөтен Россия инвалидлар жәмгыяте оешмасы белән берлектә Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында Саба районының мөмкинлекләре чикле булган балалар очен шашка турниры үткәрделәр.
Татарстан Республикасы флагы көне ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1991 елда ТР Югары Советы республиканың Дәүләт флагын раслады. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыра. Бу бәйрәм уңаеннан Саба муниципаль районының «Балкыш» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны әлеге күркәм вакыйга белән котладылар һәм «Минем Татарстаным» темасына иҗади рәсем көне үткәрделәр.
28 ноябрь көнне Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М.С. социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән Татарстан Республикасының Дәүләт флагы көненә багышланган мастер-класс үткәрде.