12 апрель көнне Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында «Алга, йолдызларга!» дип аталган беренче кешенең космоска очуына 60 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеның 2021нче елның 26нчы мартында кабул ителгән 322-п номерлы карары нигезендә, 1нче апрельдән 31нче майга кадәр торак пунктларны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Аның кысаларында Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан шәхси хуҗалыклар, оешма, предприятие, учреждение,шәхси эшмәкәрләр тарафыннан үзләренең биләмәләрен тәртипкә китерү эше башлана. Ул үз эченә кар тарату, чүп җыю, территорияне себерү, агачларны матурлап кисү, су агу каналларын чистарту кебек эшләрне ала. Әйдәгез, 10нчы апрель көнне бердәм өмәгә чыгыйк, яшәгән һәм эшләгән җиребез матур да, төзек тә булсын!
1 апрельдә бөек рус композиторы Сергей Рахманиновның туган көне билгеләп үтелә. Президент Указы нигезендә, бөек композитор Сергей Рахманиновның 150 еллыгы Россиядә 2023 елда дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеның 2021нче елның 26нчы мартында кабул ителгән 322-п номерлы карары нигезендә, 1нче апрельдән 31нче майга кадәр торак пунктларны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде.
Яз көне табигать җанлана, уяна, карлар эри, агачлар яфрак яра, хайваннар кышкы йокыдан уяна, ә кошлар җылы яклардан кайта һәм безне үз җырлары белән сөендерә. Кошлар-корткычларга каршы көрәштә безнең иң яхшы ярдәмчеләребез. Алар кеше тарафыннан һәр яктан яклауга мохтаҗ.
«Сабантуй» мәдәни –спорт комплексы барлык эш-мәшәкатьләрне читкә куеп, рәхәтләнеп ял итәргә теләүчеләргә менә дигән күңел ачу урыны.
Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарту, янгын шартларында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын күздә тотып, Саба бистәсенең 3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде.
Байлар Сабасы бистәсендә тагын бер социаль әһәмиткә ия объект төзелеше башланды.
Көннәр акрынлап җылыта, көтмәгәндә су басу куркынычы булган урыннар да бар.
Яшәгән җиребезнең чиста һәм төзек булуын барыбыз да ярата. Яз кояшы ныграк җылыткан саен, кар астыннан чүп-чар баш калкыта.