Март ае дәвамында Балалар иҗат үзәге тарафыннан "Без бергә" Милли халык иҗаты балалар фестиваленың муниципаль этабы үткәрелде
Уку елының иң озын чиреге тәмамланды. Әйбәт хезмәт куйган кеше, әйбәт итеп ял да итәргә тиеш. Ә ял итү өчен кызыклы һәм файдалы чаралар оештырырга кирәк. «Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты»ның укучылары арасында нәкъ менә шундый чаралар узды да инде.
Байлар Сабасы бистәсе урамнарында үсүче агачларга эстетик рәвеш бирү максатыннан аларны матурлап кисү эше дәвам итә.
Ел саен Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы башлангычы белән, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Экология, табигый байлыклар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү максатыннан, республика территориясендә «Җир сәгате» экологик акциясе үткәрә.
Шуңа бәйле рәвештә, сезгә буйсынган муниципаль берәмлекләр территорияләрендәге оешмаларга һәм предприятиеләргә әлеге акцияне үткәрүне хупларга һәм 2021 елның 27 мартында шимбә көнне 1 сәгатькә (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) административ биналарны архитектур-декоратив яктырту, шулай ук гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка объектларны яктырту һәм электр җайланмаларын сүндерергә тәкъдим итәбез.
Быелның март аенда Казан шәһәренең «Ак Барс " көрәш сараенда билбау көрәше буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда илнең 20дән артык төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты.
«Саба» индустриаль паркы биләмәсендә җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыяте тарафыннан катнаш азык җитештерү заводы эшчәнлеген башлап җибәрергә әзерләнә.
Мәктәп спорт клубының уңышлы эшләвенең нигезе-мәгариф оешмасында физик культура һәм спортны үстерү өчен уңай шартлар тудыру. 2014 елдан башлап Байлар Сабасы гимназиясендә "Комета" балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли.
Масленица - элек-электән славян халкы бәйрәм иткән бәйрәм. Салкын чор тәмамлануга бәйле күңел ачуның алыштыргысыз атрибутлары булып, вакытында үз биләмәләренә керергә тиеш булган кояшны символлаштыручы кызыл һәм түгәрәк коймаклар торган.
Халыктан алынган күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча, язын һәм көзен Байлар Сабасы бистәсендә авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе үткәрү гадәткә керде.
Кышкы салкын көннәрдән соң күк йөзен балкытып, җирне җылытып, җаннарны иркәләүче кояшның нурлары безгә Нәүрүз бәйрәмен алып килә. Узган шимбәдә бистә халкы да әлеге матур бәйрәмне каршыларга район мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелды.