Лесхозда урнашкан “Нарат” боз сараенда әнә шундый чара узды. Хоккей уйнарга яратучылар ял көнен күңелле итеп үткәрергә җыелды бирегә.
21нче март көнне районыбызның Лесхоз бистәсендә урнашкан “Нарат” боз сараенда хоккей буенча хәйрия турниры үткәрелә.
20нче март көнне Байлар Сабасы бистәсендә авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе һәм Нәүрүз бәйрәме үткәрелә.
Озакламый агачлар яфрак ярыр көннәр дә җитә. Шуны истә тотып, Байлар Сабасы бистәсенең Школьная һәм З.Йосыпов урамында үсүче агачларга эстетик рәвеш бирү максатыннан аларны матурлап кисү эшләре башкарылды.
Байлар Сабасының Тынычлык урамы, 24нче йорт адресы буенча мәчет төзелеше дәвам итә.
Ап-ак карлы кыш узып та бара, димәк, аның көннәрен ничек тә булса күңелле һәм файдалы итеп үткәреп калырга кирәк. Шуны истә тотып, Байлар Сабасы бистәсенең спорт һәм бердәмлек сөя торган бер төркем ир-егетләре Пушкин урамындагы спорт мәйданчыгы артында карны эттереп, махсус мәйданчык ясауны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Саф һавада итекле хоккей уйныйсылары килгән икән аларның!
Табигатьтә начар һава торышы булмый диләр. Ул нинди булса да, тормышыбыз дәвам итә.
2021нче елның 16нчы февралендә Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2020нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.
Бу көннәрдә Байлар Сабасында яшәүче Мулләхмәтова Нурзидә Шаһидулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.
Чишмәләр – яшәү чыганагы, шуңа да соңгы вакытта бистәбездә чишмәләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирелә.