ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

     Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче җирле халык һәм биредә үз эшчәнлеген алып баручы оешма, учреждение, предприятиеләр җирлек территориясендә Саба шәһәр җирлеге Советы тарафыннан 2017нче елның 7нче ноябрендә кабул ителгән 34нче номерлы “Саба шәһәр җирлегендә төзекләндерү кагыйдәләре”нә нигезләнеп эшли. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

    Халыкның тормыш-конкүреше яхшыра барган саен, аның көндәлек ихтыяҗлары да үзгәрә бара. Чиста һәм матур бистә урамнарының төзек булуы да алгы планга чыга. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
июнь, 2019 ел
җомга

   2019нчы елның 8нче сентябрендә  үтәчәк Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясенә әзерлек эшләре башланды. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

Байлар Сабасы бистәсе урамнарында төзелеш эшләре ел дәвамында алып барыла. Шуңа да төзек һәм чиста бистәбездә кунаклар, тәҗрибә уртаклашырга килүчеләр бетеп тормый. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

   Байлар Сабасы бистәсендә халыктан җыелган җирле референдум акчасы хисабына Овражный тыкрыгында урнашкан автомобильләр һәм җәяүлеләр өчен күпер төзекләндерелә.  Эшне “Балтасидорсервис” җәмгыяте эшчеләре башкара.   

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
июнь, 2019 ел
җомга

   Районыбызда татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклап калу өстендә күләмле эш алып барыла. Борынгыдан килгән традицияләрне киләчәк буыннарга да тапшыру – безнең мөһим бурыч. Сабантуй бәйрәме – үз хезмәтләрендә зур уңышларга ирешүчеләрне данлауны да, кыр батырларына хөрмәт күрсәтүне дә, җыр-бию, уен-көлкене дә үз эченә алган милли бәйрәмнәрнең берсе.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

    Изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә Байлар Сабасының “Мотыйгулла” мәчетенә манара һәм ай куелды.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
май, 2019 ел
дүшәмбе

     Байлар Сабасының З.Йосыпов урамында урнашкан Билгесез солдат һәйкәлен төзекләндерү эше башланды. Әлеге эш җирле референдум нәтиҗәләре буенча халыктан җыелган акча хисабына башкарыла.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
май, 2019 ел
дүшәмбе

          Саба күптармаклы җитештерү предприятисе хезмәткәрләре тарафыннан муниципаль контракт нигезендә Байлар Сабасы бистәсендә урамнарда агач кисү, җияүлеләр өчен юл аркылы чыгу билгесен яңарту эшәре алып барыла.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
май, 2019 ел
дүшәмбе

2019 нчы елның 8 нче маенда Байлар Сабасы шәһәр җирлеге бистәсендә Сабинка елгасы янындагы һәм агачлар арасында бүленгән территорияләр буенча чистарту оештырылды. Барлык бюджет оешмалары, предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр үз көчләрен керттеләр.

 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International