Байлар Сабасы бистәсендә агачлар һәм куаклар утырту, аларны карап һәм тәрбияләп тоту эше ел әйләнәсе алып барыла.
Йортның матурлыгы ишегалдыннан башлана дигән фикер белән килешәсездер, мөгаен.
Габдулла Тукай үзенең кыска гомерендә халык хәтерендә һәм мәдәниятендә якты эз калдыра алды. Ул үз халкын яратты, туган телебезне үстерү һәм күтәрү өчен бик күп көч түкте. Бөек шагыйрьнең әсәрләре үсеп килүче буында милли үзаң, үз халкы өчен горурлык хисе тәрбияли, үз мәдәниятен һәм традицияләрен сакларга ярдәм итә.
Бу көннәрдә һәркайда кызу эш гөрли. Кышын кар астында яткан барлык чүп-чар өскә калкып чыгып күзгә ташлана башлау белән, шәхси хуҗалыклар, оешма, учреждение, предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр өмә ясауга керешә.
Байлар Сабасында Тынычлык урамы, 9 адресы буенча күпфатирлы йорт төзелеше тулы куәтенә бара.
22 апрель 6:30 сәгатьтә Байлар Сабасы ш.т.б.дә (Мәңгелек ут янында) Саба шәһәр җирлеге оешмалары/учреждениеләре/предприятиеләре җитәкчеләре белән бәйрәмнәргә әзерлек буенча киңәшмә узачак
23 нче апрель көнне 8:00 сәгатьтә Байлар Сабасының Г.Закир урамындагы ябык зиратта өмә оештырыла. Зур оешмадан 2, кечерәкләрдән 1 кеше чакырыла. Узегез белән тырма алып килүегез сорала. Чакырыла торган хезмәткәрләр, предприятиеләр (учреждениеләр, оешмалар) исемлеге кушымта итеп бирелә.
Ел саен апрель аенда бөтен планета экологик бәйрәм — Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу ай очраклы гына сайланмаган — чөнки нәкъ менә апрель аенда канатлы дусларыбыз, барлык каршылыкларны җиңеп, өйләренә, ояларына әйләнеп кайта. 13 апрель көнне район балалар китапханәсе “Китап сөючеләр” клуб берләшмәсе өчен “Безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән экологик-танып-белү дәресе үткәрделәр.
12 апрель көнне Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында «Алга, йолдызларга!» дип аталган беренче кешенең космоска очуына 60 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеның 2021нче елның 26нчы мартында кабул ителгән 322-п номерлы карары нигезендә, 1нче апрельдән 31нче майга кадәр торак пунктларны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Аның кысаларында Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан шәхси хуҗалыклар, оешма, предприятие, учреждение,шәхси эшмәкәрләр тарафыннан үзләренең биләмәләрен тәртипкә китерү эше башлана. Ул үз эченә кар тарату, чүп җыю, территорияне себерү, агачларны матурлап кисү, су агу каналларын чистарту кебек эшләрне ала. Әйдәгез, 10нчы апрель көнне бердәм өмәгә чыгыйк, яшәгән һәм эшләгән җиребез матур да, төзек тә булсын!