Саба күптармаклы җитештерү предприятисе хезмәткәрләре тарафыннан муниципаль контракт нигезендә Байлар Сабасы бистәсендә урамнарда агач кисү, җияүлеләр өчен юл аркылы чыгу билгесен яңарту эшәре алып барыла.
2019 нчы елның 8 нче маенда Байлар Сабасы шәһәр җирлеге бистәсендә Сабинка елгасы янындагы һәм агачлар арасында бүленгән территорияләр буенча чистарту оештырылды. Барлык бюджет оешмалары, предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр үз көчләрен керттеләр.
2019 елның 8 маенда Байлар Сабасы бистәсе зиратында Саба районы ветераннар советы Дан орденының тулы кавалерлары Мутыйгуллин Абдулла Мутыйгулла улының каберен япты.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы якынлашкан көннәрдә, Байлар Сабасының З.Йосыпов урамында урнашкан тыл хезмәтчәннәре батырлыгы хөрмәтенә куелган һәйкәлне төзекләндерү эшләре башкарыла. Эшне “Деловой Альянс” җәмгыяте башкара.
Санитар-чистарту икеайлыгы кысаларында Саба шәһәр җирлегендә агач утырту эше дәвам итә. 27нче апрель көнне республика күләмендә үткәрелгән “Урман утырту көне” акциясенә җирлектә яшәүчеләр дә бердәм кушылды.
27нче апрель көнне республика буенча ел саен үткәрелә торган “Урман утырту көне” акциясе үткәрү планлаштырыла. Шул уңайдан “ГафЭль” җәмгыяте җитәкчесе Галимуллин Алим Фиргать улы Байлар Сабасындагы бюджет оешмасы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән агач утырту буенча мастер-класс үткәрде.
Илебез тарихында тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы каһарманнарына күпме генә игътибар һәм хөрмәт күрсәтсәк тә, аз булыр сыман. Чөнки алар бүгенге тыныч һәм имин тормышыбыз өчен көрәшүчеләр. Бу көннәрдә Байлар Сабасы территориясендә Җиңү көненә багышланган баннерлар урнаштырылды.
Быел илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Яралар еллар үтү белән төзәлә дисәк тә, ул елларны искә алып, бүгенге олы буын вәкилләре әле һаман да уфтанып куя, хәзерге җитеш тормышның кадерен белергә өнди.
12 апрель – Космонавтика көнен Байлар Сабасының “Балачак” балалар бакчасында тәбияләнүчеләр күтәренке рухта билгеләп үтте.
Саба шәһәр җирлеге территориясендә урнашкан торак пунктларны санитар чистартуны тәэмин итү максатында, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Саба шәһәр башкарма комитеты тарафыннан 2019 елның 1нче апреленнән 31 маена кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде.