Кешелек үз тарихы дәвамында акрынлап төрле казанышларга ирешә һәм аның бурычы – әлеге казанышларны саклау, өйрәнү, баету, киләчәк буынга тапшыру. Шул рәвешле, тарих һәм мәдәният һәйкәлләре барлыкка килгән, алар безгә элеккеге чорларның белемнәрен, тәҗрибәсен һәм рухын бирә. Дөньяның күренекле тарих һәм мәдәният һәйкәлләре аеруча кадерле.
Мондый тарихи кыйммәтләр безнең шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсендә дә бар.
22 март көнне Сабаның сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында районыбыз мәктәпләренең 5-8нче сыйныф укучылары өчен математик бәйге үткәрелде.
16нчы март көнне сабалылар район үзәгендә Нәүрүз бәйрәме уңаеннан махсус оештырылган ярминкәдә катнашты. Район хуҗалыклары, оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен халыкка тәкъдим итте. Ярминкәгә чыгучылар ит, сыер сөте, бал, май, йомырка, печән, салам, ашлык, ярылган утын алды, тәмләп ботка ашады.
Байлар Сабасы бистәсендә агачлар һәм куаклар утырту, аларны карап һәм тәрбияләп тоту эшен муниципаль контракт нигезендә Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе башкара.
“Саба сөт-май комбинаты” үз эшен 1972 нче елда башлап җибәрә. 2017 елның 3 октябреннән яңа инвестор "БАШМИЛК" компанияләр төркеме Саба сөт комбинатында үз производствосын ачып җибәрде һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән беренче өлеш сөтне кабул итте.
22нче февраль көнне Байлар Сабасының спорт комплексында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Шоколад” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән спорт бәйрәме үткәрелде.
2019нчы елның 12нче феврале көнне Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2018нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.
7нче февраль көнне МБМБУ Саба №1 «Шатлык” балалар бакчасында яшь тәрбиячеләр өчен “Федераль дәүләт белем бирү шартларында балаларны мәктәпкә әзерләү” темасына район күләмендә семинар үткәрелде.
Яктылыкны һәркем ярата. Бер сәгать ут сүнеп торса, ике кулсыз калган кебек булабыз. Ә бит шәм яктысында гомер иткән, керосин уты белән тормыш алып барган заманнар да булган. Район үзәге Байлар Сабасында электр энергиясе куллану буенча тарих битләре 1966нчы елдан башлана. 2*6300 кВА көчәнешле беренче подстанция шул вакытта төзелә.
Районыбызда социаль-көнкүреш объектлары һәрдаим күз уңында, булганнары ремонтлана, яңалары төзелә. Мәсәлән, Саба район үзәк шифаханәсенә 2018нче елда капиталь ремонт ясалды. Районыбызның сәламәтлек саклау тарихы XIX гасырның 80нче елларына ук барып тоташа. 1881нче елда Нырты авылында беренче йогышлы авыруларны дәвалау шифаханәсе төзелә. Баш табиб итеп Михаил Александрович Николаев билгеләнә.