6 нчы һәм 8 нче март көннәрендә Сабабаш авылы клубында һәм Лесхоз мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре, үзешчәннәре тарафыннан Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" спектакле сәхнәләштерелде. Уен-көлкегә, җыр-биюгә бай романтик рухтагы спектакльдә вакыйгалар, нигездә, «Мәхәббәт чишмәсе» янында бара. Борынгыдан килгән гадәт буенча авыл кешеләре изге чишмә буена килеп теләк теләгәннәр, җырлы-биюле уен уйнаганнар, вәгъдә бирешкәннәр. Авылның үз Ләйләсе белән Мәҗнүне — Ләйсән белән Илнарның да саф мәхәббәтләре шунда бөреләнә, һәм алар, гореф-гадәткә тугры калып, Мәхәббәт чишмәсе алдында гомерлеккә вәгъдәләшәләр. Әмма вакыйгалар яшьләр теләмәгән борылыш ала… Премьера уңышлы тәмамланды, халык тарафыннан җылы кабул ителде.
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, ул кешелекнең матур яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән вакыт.
7 март көнне Сабабаш авыл клубында мәктәп укучылары һәм "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар көче белән әзерләнгән "Әниемнең җылы кочагы" дип аталган бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәмдә балалар әниләрен котлап матур шигырьләр, җырлар һәм клубта эшләп килүче бию түгәрәгендә өйрәнгән берсеннән берсе матур биюләре белән әниләрен сөендерделәр. Бәйрәм күңелле һәм үзенчәлекле булуы белән әти-әниләрнең күңеленә хуш килде.
Хатын-кызлар волейболы буенча Мишә авыл җирлеге командасы Сатыш авылында волейбол буенча иптәшләрчә очрашуда катнашты.
1 март көнне Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Лесхоз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән "Торак һәм иҗтимагый биналарда янгын куркынычсызлыгы. Янгын чыккан очракларда халыкның гамәлләре" дигән темага мәгълүмати сәгать үткәрделәр.Чара барышында балаларны янгын чыгуның сәбәпләре, янгын вакытында башкарылган эшләр турында таныштырдылар һәм беренчел янгын сүндерү чаралары турында сөйләделәр.
25 февральдә Мишә авыл җирлеге хоккей командасы Урман, Иске Икшермә авыл җирлеге кубогына шайбалы хоккей буенча турнирда катнашты.
Саба районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда ярышлары.
Мишә авыл җирлеге командасы 1 урынны яулады.
40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар җитәкчеләре арасында Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы 2 урынны алды.
Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә Беренче сыйныф әлифба белән хушлашты.
Мишә авыл җирлегендә яшәүчеләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәйрия концертында булдылар
24 февральдә Лесхоз мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган рус бильярды буенча турнир узды. Турнирда Мишә авыл җирлегендә яшәүчеләр генә түгел, ә күрше җирлектә яшәүчеләр дә катнашты. Җиңүчеләр грамота һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр!
23 февральдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Ватанны саклаучылар көне" бәйрәме хөрмәтенә «Итекле футбол» үткәрделәр. Чара котлау сүзләре һәм җыр белән башланды. Ярышларда 3 команда катнашты. Уен бик актив һәм шаян барды. Шулай ук "чаңгыда йөгерү" һәм "аркан тарту" ярышлары оештырылды. Җиңүче булып Сабабаш командасы, икенче булып Лесхоз командасы, ә өченчесе Урман командасы танылды. Барлык командалар да истәлекле бүләкләр алды. Атмосфера һәркем өчен бәйрәмчә иде. Без моңа бик шат!