ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы көненә һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Милли моңнар Ватаны син – Сабам!" бәйрәме.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29 август көнне Сабабаш авыл клубында, Килдебәк, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, һәм үзешчән сәнгать артистлары көче белән Татарстан Республикасы көне уңаеннан "Яшә мәңге, Республикам" исемле концерт үткәрелде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Пушкин картасы буенча "Үз куллары белән беләзек" мастер-классын үткәрделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
август, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан - ул табигатьнең гүзәл матурлыгы һәм аның байлыгы  бергә үрелгән җирдә гаҗәеп кешеләрнең берләшеп яшәгән төбәге. Бу көннәрдә Татарстан үзенчәлекле бәйрәм - Республика көнен, Ватаныбыз көнен, барыбызны да берләштерүче җир көнен билгеләп үтә.Бу бәйрәм чыннан да бөтен халык бәйрәме.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

21 августта, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында, мәгариф идарәсе Лесхоз бистәсенең беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
август, 2023 ел
чәршәмбе

19 август көнне  «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе кысаларында Сабабаш авылында беренче сыйныфка укырга керүче балаларга мәгариф идарәсе тарафыннан бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
август, 2023 ел
сишәмбе

22 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Ак, зәңгәр, кызыл дан һәм Җиңү символы"танып белү программасын үткәрәләр.1991 елның 22 августында Мәскәүдә Ак йорт өстендә беренче тапкыр рәсми рәвештә өч төсле Россия флагы күтәрелә, ул дәүләт символы сыйфатында Урак һәм чүкеч белән кызыл тукыманы алыштыра. Бүген Россия флагы Дәүләт триколоры гербы һәм гимн белән беррәттән илебезнең рәсми дәүләт символы. Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Дәүләт флагы сезнең йөрәкләрегездә тирән патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисе уятсын!

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Һәр ел саен 22 августта Россиядә илнең төп патриотик бәйрәмнәренең берсе — Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Флаг-илебезнең Бөек символы! Безнең өч төс - безнең горурлыгыбыз! Бу көнне, Россия Дәүләт флагы бәйрәмендә, бөек илебезнең барлык гражданнарына тыныч күк һәм яхшылык телибез. Сезнең барлык яхшы башлангычларыгыз, барлык ниятләрегез формалашсын, ә гаиләләрегездә гармония һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен. Ватанга мәхәббәт безнең Ватаныбызның барлык гражданнарының йөрәкләрендә һәрвакыт урын алып торсын. Барлык россиялеләрне Россия Дәүләт флагы бәйрәме белән котлыйбыз!

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
август, 2023 ел
дүшәмбе

19 августта Лесхоз мәдәният хезмәткәрләре «Там, на неведомых дорожках…» уен - сәяхәт оештыралар һәм үткәрәләр , ул хәрәкәтчән танып белү уены формасында үткәрелә. Уенның дәвамлылыгы 1 сәгатьтән артмый. Уен катнашучыларының яше 7 яшьтән 12 яшькә кадәр. Уен-сәяхәт командаларны ачык урында урнашкан территория буенча күчерүне күздә тота. Ике командага бер үк вакытта старт бирелә. Барлык командалар да бер үк этапларны үтәләр, әмма төрле эзлеклелектә, ягъни һәр команда үз маршруты буенча бара. Уенга йомгак ясаганда биремнәрне үтәү сыйфаты гына түгел, ә маршрутны үтүгә киткән вакыт та исәпкә алына. Маршрут алты этаптан тора. Һәр командага билгеле бер төс һәм исем бирелә. Стартта командалар беренче этап урнашкан урын белән карта фрагментын алалар. Этапка килгәч, команда әкият героеннан хат язылган үз конвертын (конвертта команда төсе күрсәтелгән) табарга һәм әлеге конвертта булган биремне үтәргә тиеш.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

1 сентябрь якынлаша-бу барлык укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабайлары өчен аерым бәйрәм. Аны Белем көне дип атыйлар. Укытучылар һәм укучылар бу көнне дулкынланып көтәләр.

Мишә авыл җирлегендә яңа уку елына әзерлек актив бара.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International