ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Бу араларда районыбыз буйлап, "Күрше-фест" конкурсы кысаларында капка төбендә кич утырулар еш күзәтелә. Әлеге бәйге җитәкчелегебез тарафыннан күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаилә һәм күршеләр арасындагы традицияләрне яңарту максатыннан оештырылды

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

          25 июль көнне Сабабаш авыл клубы  хезмәткәре Лесхоз мәдәният йорты һәм Туктар авыл клубы белән берлектә «Җәйге авылы киче»дигән кичке урам концерты үткәрде. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 

      Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк»VIII слетын ябу тантанасы булды. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк»VIII слетын рәсми ачу тантанасы булды. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24 июль көнне Сабабаш авыл клубы хезмәткәре балаларга «Юл билгеләре илендә» танып белү сәгатен үткәрде. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
июль, 2025 ел
җомга

Мишә авыл җирлеге 2024 елда Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү (индикаторлар) йомгаклары буенча 1 урынны алды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17 июль көнне Сабабаш авыл клубы мөдире авылдашлар өчен «Күрше Фест» ишегалды фестивале кысаларында ”Капка төбендә кич утыру” оештырды. Кич утыру милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, халыкның фольклор гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатында үткәрелде.

Капка төбендә  кич утырулар безгә нәселдән килгән халык традицияләренең берсе. Чарада катнашучылар күңелле аралашу өчен һәм тормыш ыгы-зыгысыннан арынып ял итәр өчен җыелдылар. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чәй өстәле артында авылдашлар балачакларын  искә төшерделәр, яшь чакларында авыр хезмәт көненнән соң ничек капка төбендә кич утырулары,гармунга кушылып яшлек җырларын җырлаулары һәм яратып уйный торган уеннарын искә алдылар. Искә генә төшереп түгел яшлекләренә кайтып гармунга кушылып татар халык җырларын җырладылар , күптән онытылып баручы «Назалы» «Биш парлы»уенын да уйнап күрсәттеләр.Әлеге күңелле кич утыру авылдашлар күңелендә бик тирән эз калдырды.Алга табада мондый матур чаралар күбрәк булсын дигән теләктә өйлренә таралыштылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16 июль көнне "Гаилә" паркында "Безнең ишегалды", "Яхшы күршелек" Республика фестивале кысаларында бик матур мәдәни чара булып узды. Әлеге чарада Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Мәхәллә" проекты буенча мастер - класс белән катнаштылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
июль, 2025 ел
чәршәмбе

11 июльдә  мәдәният йортына Әлмәт шәһәреннән кунаклар килде. «Тылсымлы кыңгырау " туристлык маршруты буенча. Алар өчен "кыңгырау"музеена экскурсия үткәрелде. Кунакларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар гаҗәпләндерде. Шулай ук алар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылган иде. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда алар рәхәтләнеп агач такталарны бизәделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Елның иң тәмле һәм татлы көне - Бөтендөнья шоколад көне — татлы ашаучылар һәм гурманнар 11 июльдә билгеләп үтәләр. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International