13 нче июньдә Лесхоз бистәсендә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуе гөрләп узды.
Сөлге җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе.
5 июнь көнне Сабабаш авылында Балаларны яклау көненә багышланган спорт бәйрәме үткәрелде.
2 июнь көнне Сабабаш авыл клубы балалар өчен асфальтта рәсем конкурсы үткәрде
13 июнь көнне, Лесхоз бистәсендә милли бәйрәм Сабантуй-2021 үтәчәк.
1 июнь -Бөтен җир шары буйлап балаларны саклау көне билгеләп үтелә. Балалар – тормыш чәчәкләре. Һәрберебез балачагын сагынып искә ала. Ә үсеп буйга җиткәч, балаларга сокланып, яратып карыйбыз. Аларны сау-сәламәт, бәхетле итеп күрүдән дә зур сөенеч юк олылар өчен.
2021 елның 30 маенда Сабабаш авылыннан сугыш ветераны Муллахмәтов Муллагаян Муллахмәт улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Лесхоз авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышлап, балаларга китап кыстыргычлары әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр.
16 май көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Нургали» мәчете белән берлектә балалар өчен мәчет янында бәйрәм оештырдылар.
15 май көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Китапханә һәм гаилә" проекты кысаларында "Гаилә көне" уңаеннан китап укучы гаиләләр белән очрашу уздырдылар .