ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2024 ел
җомга

6 ноябрьдә, көзге каникулның соңгы көнендә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Икшермә авылы балалары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары квест-уеннан соң "Кыңгырау "музеена эләктеләр. Татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер-класс, мультфильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә Лесхоз мәдәният йортында «Мин –Татарстан гражданины» дигән патриотик сәгать үткәрелде. Татарстан Республикасы Конституциясе-аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп кануны. Нәфыйкова Г.И. чарада катнашучыларга законның 1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның ХІІ сессиясендә кабул ителүе турында сөйләде, аның структурасы һәм республика гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Чара барышында катнашучылар Татарстан Конституциясе, символикасы, традицияләре һәм мәдәнияте турында белемнәрен ныгыттылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5 ноябрьдә мәдәният йортында "Оста куллар" клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Бүген осталар белән алдагы дәрестә тегә башлаган кухня тоткычы өстендә эшне дәвам иттек. Элементларны тоташтырып, якты тоткычлар килеп чыкты. Нәтиҗә барысын да шатландырды. Эшләнмәнең гади булуына карамастан, үз куллары белән ясалган әйберләр йөрәккә кадерле, чөнки алар безнең кулларның җылысын саклыйлар. Шулай ук бүген якындагы дәресләр темалары да каралды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «Россия – Ватаным минем» Халыклар бердәмлеге көненә багышланган танып белү сәгате үткәрелде. Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары, шулай ук бәйрәм итүнең традицияләре, Россия өчен әһәмияте белән таныштылар. Аннары чарада катнашучылар Россия тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Сораулар тарихи вакыйгаларга да, традицион гореф-гадәтләргә дә, бәйрәмнәргә һәм риваятьләргә дә кагылды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 4 сыйныф укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары квест-уеннан соң "Кыңгырау "музеена эләктеләр. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер-класс, мультфильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

30 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Иштуган урта мәктәбе укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары "Кыңгырау" музеенда булдылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, беләзекләр ясау буенча мастер-класс, мультфильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 6 сыйныф укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Н.М.Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында, оранжереядә, аннары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, солонкаларны бизәү буенча мастер класс, кыска метражлы фильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
октябрь, 2024 ел
җомга

Мишә авыл җирлеге депутаты Сафин Әхмәд Лесхоз урта мәктәбендә халык программасының "Үсеш икътисады" юнәлеше кысаларында 9-11 сыйныф укучылары өчен финанс грамоталылыгы темасына дәрес үткәрде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мәктәп урманчылыкларының төбәкара слетында катнашучыларны бүләкләү

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мәдәният йорты хезмәткәрләре Кызыл Мишә урта мәктәбе укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар һәм аларны озатып йөрүче өлкәннәр беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннан соң квест узып, тылсымлы кыңгырау табып, "кыңгырау"музеена эләктеләр. Пешкән татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер класс, тылсымлы кыңгырау турындагы мультфильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International