Кичә Саба аграр көллияте базасында "Кояшкай" сәламәтләндерү лагеренда "Яшьлек"сменасы ачылды. Лесхоз бистәсеннән элеге лагерьдә 10 бала 1 вожатый катнаша.
20 июльдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Пушкин открыткасы"мастер - классын үткәрделәр
15 июльдә Лесхоз мәдәният хезмәткәрләре А.С. Пушкинның биографиясе һәм иҗаты турында белемнәрен ныгыту максатыннан балалар белән «Пушкинның серләре» квест - уенын оештыралар һәм үткәрәләр. Квест, станцияләр буенча уен рәвешендә узды, һәр этапта команда үтәлгән бирем өчен Паззл фрагментын ала, алардан А.С. Пушкинның укучыларга мөрәҗәгате “уку менә иң яхшы өйрәнү” фразасын җыярга кирәк. Бөек кешенең фикерләренә иярү - иң кызыклы фән. Ахырда балалар бүләкләр һәм тәмле әйберләр алдылар.
Быел "Летай" операторы инфраструктураны үстерүне һәм мобиль челтәрне план режимында модернизацияләүне дәвам итә. Бу Сабабаш авылы халкы өчен мобиль элемтәнең сыйфатын яхшыртырга һәм каплату зонасын киңәйтергә мөмкинлек бирде. Димәк, абонентлар трафигының тотрыклы үсеше белән кулланучыларның хәрәкәтчән элемтә сигналы тизлеге һәм сыйфаты белән канәгатьлек дәрәҗәсе арта.
Лесхоз бистәсе командасы 2023 елгы ир атлар командалары арасында футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында катнашты
Лесхоз мәдәният йортында 12 июльдә «К.Насыйри - татар әдәби теленә нигез салучы» китап күргәзмәсе оештырыла, ул татарларны Идел буеның элеккеге Болгар халкына карата этник билгеләмә буларак куллана башлаган беренче галимнәрнең берсе Каюм Насыйри була. Бу аның тормышында тискәре роль уйный һәм гомеренең ахырына кадәр Казан җәмгыятендә аны җәберлиләр. Каюм Насыйров татар мәгърифәтчеләреннән беренче булып татар балаларын мәктәпләрдә рус теленә өйрәтергә ризалаша. Ләкин бу идеядән бернәрсә дә килеп чыкмый, чөнки ул укуга православие курсын кертергә теләми, ә аның рус телен өйрәтү теләге традицион җәмгыять тарафыннан каршылык белән очраша.
Сабабаш авылы мәчетендә иганәчеләр ярдәме белән тәхәрәтнамә бүлмәсен булдыру эшләре алып барыла.
9 июльдә имам һәм мәдәният хезмәткәрләре оештырган «Нургали» мәчете янындагы лагерь эшен тәмамлый. Бүгенге көн бәйрәм кебек үтте. Җиңүсез лотерея уйнатылды. Аннары тәмле пылау, беленнәр, чәй белән сыйландылар, һәр балага попкорн һәм татлы мамык тараттылар. Барысы да канәгать калды: ата-аналар да , әлбәттә, балалар да.
7 июльдә имам һәм Лесхоз мәдәният хезмәткәрләре оештырган «Нургали» мәчете янындагы лагерь эшенең 5нче көне дәвам итте. Лагерьның һәр көнен ачу һәрвакыттагыча намаз белән башлана , балалар мөселман мультфильмын карадылар, алфавит өйрәнделәр, шулай ук урамда квест - уен оештырылды. Балаларга өйдә сүрәне өйрәнергә кушылды. Һәр балага ахырда попкорн һәм татлы мамык таратылды.
6 июльдә имам һәм Лесхоз мәдәният хезмәткәрләре оештырган «Нургали» мәчете янындагы лагерь эшен дәвам итә. Лагерьны ачу намаз белән башланды , балалар «толерантлык» темасына мөселман мультфильмын карадылар, алфавит өйрәнделәр, шулай ук урамда төрле кызыклы уеннар оештырылды. «Әл - Ихлас»сүрәсен өйрәтү өчен өй эше куелды.