"Уен Фест" балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итү, аларның традицион халык уеннарын, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, үсеп килүче буынның тәрбия процессында уенның мөһимлеген искә төшерү һәм республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатында үткәрелә. Бүген , 5 июльдә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ал кирәк, гөл кирәк" милли уенын үткәрделәр. Бу уен хәрәкәтчән уенга карый, әмма шул исәптән балалар да уен сүзләрен ачык итеп әйтәләр, бу татар сөйләменә бәйле. Тагын уйнарга булдык.
4 июльдә "Нургали" мәчете янында балалар өчен мөселман лагереның 2 көне узды.
Аз санлы торак пунктларга керү юллары кебек аз интенсивлы автомобиль юлларын төзегәндә һәм ремонтлаганда юл хәрәкәте иминлегенә зыян китермичә юллар төзү бәясен киметү өчен, бүгенге көндә вак таш-комлы катнашмасыннан япма җайланмасы кулланыла. Бу төр япманың төзелеш һәм тоту бәясе түбән булганда югары эксплуатация күрсәткечләре бар. Моннан тыш, транспорт хәрәкәте интенсивлыгы арткан саен, юлны вак таш-комлы катнашмасыннан җиңелләштерелгән яки капиталь типтагы минималь чыгымнар белән күчерергә мөмкин. Мәсәлән, юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү программасы кысаларында Лесхоз торак пунктында ремонт эшләре башланды.
3 июльдә "Нургали" мәчете балалар өчен үз ишекләрен ачты - мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм имам белән берлектә оештырган лагерь. Лагерь, намаз уку белән ачылды. Лагерьның беренче көн темасы "сәламләү"гә багышланган. Әхмәт хәзрәт балаларга бу темага бик эчтәлекле вәгазь сөйләде. Шулай ук балалар гарәп алфавитын өйрәнә башладылар. Балалар җиде көн дәвамында өй эшләрен башкарырга, төрле уеннарда, сүрә укуда, гомумән, лагерь тормышында актив катнашырга һәм моның өчен аларга жетоннар биреләчәк. Бу билгеләр ярдәмендә лагерьның соңгы көнендә алар бүләкләр ала алачак. Көн ачык һавада актив уеннар белән тәмамланды. Менә беренче көн бик рәхәт һәм файдалы үтте. Аллаһы безнең белән канәгать булсын!
1 июльдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән «К.Насыйри мирасы»дигән әңгәмә үткәрделәр. Насыйри күп вакытны этнографиягә багышлый, фольклор җыя. Аның зур коллекциясендә татар халкы бай булган шигырьләр, әкиятләр, мәкальләр, йолалар һәм гореф-гадәтләр бар. Насыриның «Абугалисина»повесте зур популярлык ала. Ул бу эштә 1872 елга кадәр эшли. Казанның фәнни җәмәгатьчелеге дә Насырига зур хөрмәт белән карый. Галим-агартучының күренекле хезмәтләрен ул озак еллар әгъза булган археология һәм этнография җәмгыяте таный. Галимнең этнография һәм тарих өлкәсендә үткәргән тикшеренүләрен галимнәр бу җәмгыять утырышлары вакытында кызыксынып тыңлыйлар.
28 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре мәчет белән берлектә “Нургали” мәчете территориясендә балалар өчен күңел ачу уеннары үткәрделәр, шулай ук кунакларны тәмле коймак, фри бәрәңгесе, попкорн, татлы мамык белән сыйладылар. Ахырда лотерея уйнатылды, һәр балага, ә алар 87 иде, бүләкләр бирелде.
«Уен Фест» - ул балаларны халык мәдәнияте ярдәмендә виртуаль аралашуга түгел, ә тере аралашуга җәлеп итәргә тиешле масштаблы проект. «Уен Фест» фестивале балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итү, аларның традицион халык уеннарын, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү максатыннан үткәрелә. Әлеге чара үсеп килүче буынның тәрбияви процессында уенның мөһимлеге һәм республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту турында искәртергә тиеш, әлбәттә, өлкәннәр дә катнаша ала. 23 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Йөзек салыш" уены үткәрделәр.
Сабабаш авылында яшәүче Газизов Ленар Нәгыйм улы мәчет бинасының архитектур яктыртылуына иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Рәхмәт әйтәбез!
22 июньдә, Лесхоз мәдәният йорты, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәләр көче белән "Ябалак янында кунакта" туристик маршрут буенча театральләштерелгән экскурсия оештырылды. Әкият тамашасын Кукмара районы "Байлангар урта гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ укучылары карады. Балалар һәм өлкәннәр бик күп уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алдылар.