Мишәбаш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Сәрдә авылы үзешчәннәре “Җырлап яшик туган илебездә “ дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады. Концерт моңлы җырлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә котлаулар,бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр-безнең әти-әниләребез,әби- бабайларыбыз,хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз.Алар бик күп авырлыклар кургән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр.Без һәрберсен хөрмәт итәргә тиешбез. Шул унайдан Явлаштау урта мәктәбе коллективы башлангыч сыйныф укучыларның әби-бабайларын зурлап бәйрәмгә жыйдылар.
Явлаштау мәдәният йортында Татарстаннын атказанган артисты Нурзадә һәм аның иҗатташ дуслары катнашында зур концерт булды.Концерт тамашачыларга бик ошады.
2 октябрь көнне" Ильвина " ресторанында 50 һәм 60 яшьлек парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган традицион чара - тантана узды. Явлаштау авыл җирлегеннән әлеге чарада Алтын юбилярлар Хаеров Миннәхмәт Котдус улы һәм Хаерова Сайма Васил кызы катнашты. Аларны бергә яшәүнең бу искиткеч даталары белән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!
Җәй тәмамланды, Алтын көз килде. Ә Явлаштау авыл җирлеге учреждениеләре территорияләрендә утыртылган чәчәкләр әле дә күзләрне сөендерә.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасы авыл хуҗалыгы җирләрен көзге эшкәртү буенча эш бара.
16 сентябрьдә Явлаштау авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы - 2023" Бөтенроссия йөгерү көне узды. Чара нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасы халыкка җир пайлары өчен ашлык бирә башлады
1 сентябрьдә Россиянең барлык мәктәпләрендә традицион рәвештә уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар үткәрелә. Беренче кыңгырауның яхшы традициясе бар, унберенче сыйныф укучысы беренче сыйныф укучысын кулларында йөртә, ә ул кыңгырау чыңлата. Шулай ук 11 нче сыйныф укучылары беренче сыйныф укучыларының кулларыннан тотып, аларны тантаналы рәвештә дәресләргә алып китәләр. 1 сентябрьдә Явлаштау мәктәбендә дә «Белем көне»бәйрәме узды. Быел беренче сыйныфка 5 укучы чыкты. Барлык укучыларга һәм укытучыларга яхшы уку елы телибез.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасы ындыр табагында ашлык эшкәртү эшләре бара