ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау урта  мәктәбе   укучысы Галиева Айзиля Минзахит кызы  Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елына багышланган   Милли киемнәр район фестивалендә “Милли кием-милләтемә тугрылык ул!” номенациясендә 1 урынны яулады. Аны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Явлаштау командасы район Сабантуенда мини-футбол буенча ярышларда 3 нче урынны алды


saby.tatarstan.ru

 Явлаштау авыл җирлеге  район Сабантуенда  бизәлгән җигүле атлар бәйгесендә катнашты.


saby.tatarstan.ru

Явлаштау авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме 11 июнь көнне Явлаштау авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме-Сабан туе булып узды. Бәйрәм Явлаштау урта мәктәбе укучылары әзерләгән пролог белән башланып китте. Бәйрәмне район башлыгы  Минниханов Р.Н.  ачып җибәрде  , шулай ук барлык халыкны  "Акташ" ҖЧҖ генераль директоры Әхмәтов Газинур Абдулла улы,  Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х., «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Явлаштау» бригадасы идарәчесе Фазлыев А.К. котлады.

      Бәйрәмдә Казаннан профессиональ артистлар: Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов һәм Татарстан Республикасының «Риваят "Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, "Ямьле" төркеме, "Ак-су" төркеме, Аида һәм баянчы Ринат Вәлиевлар чыгыш ясады.Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Сәфәрова, Рәдиф Әхмәдиев һәм татар радиосы алып баручысы Байбулат алып барды.Сабантуйның үзенчәлеге - татар флайбордчыларының чыгышы булды.

     Кунакларга тәмле пылау, кайнар коймак һәм милли ризыклар белән чәй тәкъдим ителде. Балалар өчен бушлай аттракционнар һәм аниматорлар эшләде. Бәйрәм бик яхшы концерт программасы , кызыклы уеннар һәм зур бүләкләр белән бер сулышта узды. Әхмәтов Газинур Абдулла улына югары дәрәҗәдә Сабантуй оештырган өчен һәм барлык спонсорларга бүләкләр өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.


saby.tatarstan.ru

5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Саба районы Явлаштау авылында Сабантуй бәйрәменә бирнә җыю оештырылды

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау авыл җирлеге активы район үзэгендә уздырылган 9 май парадында катнашты


saby.tatarstan.ru

Бөек  Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә  агачлар утыртылды


saby.tatarstan.ru

8 май конне Мишәбаш авылында Бөек Ватан  сугышында катнашкан авылдашларны искә алу митингы булып узды. Мәктәп коллективы һәм балалар бакчасы балалары чыгышыннан соң  истәлек агачлары утыртылды.


saby.tatarstan.ru

8 май көнне Явлаштау авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг булып узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы,балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлегенең хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды.. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.


saby.tatarstan.ru

4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау авылы яшьләре  үзләренең тамашачыларына Данил Салиховның “Кызлар капкыны” дип исемләнгән ике пәрдәле комедиясен тәкъдим иттеләр. Спектакль җылы атмосферада, тулы залларда, көчле алкышлар астында узды. Яшьлэребезгә  яңадан яңа иҗади уңышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International