8 май конне Мишәбаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларны искә алу митингы булып узды. Мәктәп коллективы һәм балалар бакчасы балалары чыгышыннан соң истәлек агачлары утыртылды.
25 апрельдә Явлаштау мәдәният йортында шушы авылда туган шагыйрә Әлфинур Вафина белән очрашу булды. Очрашу җылы атмосферада узды.
Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды.
20 апрельдә Явлаштау авыл җирлеге бюджет учреждениеләрендә өмәләр узды. Бөтен территория чүп-чардан чистартылды.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында тулы куәтенә язгы кыр эшләре бара.
"Саба"ҖЧҖнең Явлаштау бригадасында тракторларга , прицепларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Ибраһимов Ильяс Нәкыйп улы һәм хуҗалык белгечләре катнашты.
13 апрельдә Явлаштау авылында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Явлаштау һәм Мишәбаш авыллары командалары катнашты. Нык һәм матур уеннардан соң призлы урыннарны Явлаштауның 1нче командасы -1 урын, 2 Явлаштау командасы 2 урын, Мишәбаш командасы 3 урын яулады . Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.
Явлаштау мәдәният йортында Сәрдә авылы үзешчәннәренең «Күңелләрдә яз» концерт программасы булып узды. Концерт тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.
24 февраль көнне Явлаштау бозында Ризванов Т.К. истәлегенә хоккей турниры булып узды. Ярышларда Теләче районнының Шәдке, Сабадан Ястребы һәм Вымпел, Мишәбаш һәм Явлаштау командалары катнашты. Киеренке һәм матур нәтиҗәле уеннардан соң, беренчелекне Явлаштау командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Вымпел һәм Ястребы командалары ия булды. Җиңучеләргә акчалата призлар, медальләр һәм кучмә кубок тапшырылды.
10 февральдә Мешабаш авылының бозында хоккей турниры узды . Ярышларда Игенче, Көек-Мишә, Мишәбаш һәм Явлаштау командалары катнашты. Киеренке һәм матур нәтиҗәле уеннан соң, беренчелекне Мишәбаш командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны "Көек-Мишә" һәм "Игенче"командалары алды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм күчеп баручы кубок тапшырылды.