ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды.


saby.tatarstan.ru

4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Табигатьтә яз тантана итә, карлар эри, күчмә кошлар туган якларына кайта,  һавада кошлар моңы . Шул матурлыкны карап , табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү максатыннан 1 апрель көнне Явлаштау авыл китапханәчесе  балаларны   табигатькә экскурсиягә алып чыкты . Җир өстендә кар бик әз калган, гөрләвекләр ага, агачларның бөреләре күренә башлаган, тал песиләре күренә. Балалар бик шатланып шушы матурлыкны күзәтте. Язгы ташу турында истәлекләр сөйләнде, хәрәкәтле уеннар уйналды.


saby.tatarstan.ru

Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала.  Үзең иҗат иткән көндәлек куллану әйберләре гади дә, уңайлы да, кадерле дә була . Балаларны, яшьләрне рәсем сәнгате белән кызыксындыру максатыннан Саба үзәк китапханәсе тарафыннан 31 март көне Явлаштау авыл китапханәсендә “Минем иҗат җимешем” дип исемләнгән сумкага бизәк төшерү буенча мастер- класс булды. Яшүсмерләр 12 сумкага матур, үзенчәлекле бизәкләр төшерделәр. Бер- берләре белән аралашып, киңәшләшеп эшләгән эш                     үзләренең матур  нәтиҗәсен бирде, балаларда  үз- үзләренә ышаныч уятты.


saby.tatarstan.ru

31
март, 2023 ел
җомга

Хезмәт ул шатлык, бәхет,сөенеч чыганагы. Хезмәтеннән тәм табып, аны яратып башкарганда , ул яшәү шатлыгына әйләнә. Кешенең абруе аның хезмәте белән бәяләнә. Аылыбызда мәдәният өлкәсендә эшләп абруй казанган, авылдашларыбызның олы хөрмәтен яулаган кешеләр бар, алар Шамилов Ринат абый һәм Әхмәтҗанова Гәүһәрияләр. Үзләренең бар тырышлыгын мәдәнияткә биргән кешеләр алар. Аларны чакырып  ,30 март көнне  Явлаштау  авылы китапханәсендә “Мәдәнияткә багышланган гомер” дип исемләнгән очрашу уздырылды. Алар үзләренең хезмәт юллары, эшләгән чорда булган кызыклы вакыйгалар, күренекле кешеләр белән очрашулар хакында кызыклы вакыйгалар турында сөйлэделәр. Балаларның сорауларына җаваплар бирделәр. Тарихны чагылдырган фотолар карау аеруча күңелле булды.


saby.tatarstan.ru

29
март, 2023 ел
чәршәмбе

Каникул ул балаларның көтеп алган ял вакыты. Ул ял итү, үзең  теләгәнчә  вакытыңны үткәрү һәм китап уку өчен иң кулай вакыт. Шул уңайдан 27 март көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Китап алдым кулыма” дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.  Яз турында шигырьләр, хикәяләр укылды, табышмакларга җаваплар эзләдек. Соңгы вакытта укылган китаплар турында әңгәмә уздырылды. Китапханәнең актив китап укучысы Сабирова Рәгидә апа балаларга кәгазьдән кош ясарга өйрәтте. Бу шөгель балаларда кызыксыну уятты. Балалар буш вакытларын дөрес һәм файдалы итеп уздырдылар.


saby.tatarstan.ru

Үзебезгә бирелгән зур байлыгыбызны еллар узгач та югалтмыйча сакларга кирәк. Аның өчен дөрес яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгельләнергә, иптәшләрең белән дус, тату булып , вакытны дөрес итеп уздырырга кирәк. 28 март көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Начар гадәтләрне булдырмыйк” дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Чара барышында балалар белән әдәп-әхлак кагыйдәләре, җәмәгать урыннарында  үзеңне тоту тәртибе хакында сөйләштек. Әңгәмә вакытында әйтеп үтелгән матур гадәтләрне балалар чәчәк таҗларына язып куйдылар. Соңыннан мультфильм геройлары ясадылар, хәрәкәтле уеннар уйнап  вакытларын дөрес итеп уздырдылар.


saby.tatarstan.ru

28
март, 2023 ел
сишәмбе

Март ае – язның беренче ае. Табигать җанлана, кешеләр табигатьнең матурлыгына сокланып туя алмыйлар. Кошлар сайравы күңелләргә сөенеч өсти. Туган якларына кошлар кайта. Һәркайсыбыз бу күңелле вакытны сагынып көтеп ала. Кошларга игътибар кърсәтелә, оялар ясала. Нәкъ менә шул уңайдан 24 март көнне Явлаштау авыл китапханәсе “Кошларым- якын дусларым” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Күчмә кошлар турында, кошларның үзенчәлекле яклары турында сөйләгәннән соң  крассворд сорауларына җавап эзләдек.Интрактив уенда актив катнаштылар, табышмакларга җаваплар эзләдек. Китапларга күзәтү ясалды. Балалар кошлар турында белемнәрен ныгыттылар.


saby.tatarstan.ru

Нәүрүз  – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.  Соңгы елларда ул  халкыбызның яраткан бәйрәменә әйләнде.  Тынычлык, дуслык, бер- берең белән аралашу, матур теләкләр теләү, күңел ачу көне булып тора. 25 март  көнне Явлаштау авыл мәдәният йорты тирәсе күңелле шау – шуга күмелде. Кыш Бабай белән Нәүрүзбикә чыгышыннан соң  чүлмәк вату, скакалка  ярышы, асфальтта хоккей уйнау, савытларга йомырка җыю, яшерелгән бүләкне эзләү кебек матур уеннар уйнап авыл халкы бәйрәм итте. Шулай ук балалар өчен мастер класслар, фокуслар да күрсәтелде. Уеннар тәмамлангач  учакта пешкән ботка, тәмле коймак , кайнар чәй белән сыйландылар, уеннарда катнашучыларга истәлекле бүләкләр дә бирелде.

 


saby.tatarstan.ru

27 мартта Явлаштау мәдәният йортында бильярд буенча турнир узды. Турнирда Явлаштау, Иштуган, Көек һәм Сәрдә торак авылларыннан уенчылар катнашты. Турнирның җиңүчесе булып Явлаштаудан Вәлиев И.И. танылды. Икенче һәм өченче урыннарны. Галиев Р.Х.. һәм  Халиков  Р.Р.алды.Турнирнын  җиңүчеләре –Явлаштаулылар! Егетләргә алга таба да җиңүләр телибез.


saby.tatarstan.ru

27
март, 2023 ел
дүшәмбе

25 март көнне Мишәбаш авыл мәдәният йортында язгы бәйрәм-Нәүрүз оештырылды. Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә күңел ачты. Балалар һәм авыл халкы җырлар тыңладылар, көч һәм җитезлек өчен төрле ярышларда катнаштылар, карга боткасы белән сыйландылар һәм кайнар коймаклар ашап, чәй эчтеләр.

 


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International