ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

7 февральдә Мишәбаш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Җырлыйк әле"музыкаль программасын оештырдылар һәм үткәрделәр.Чара тамашачыларның көчле алкышлары астында узды. Катнашучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез

 


saby.tatarstan.ru

21 февральдә Евлаштау урта мәктәбенең спорт залында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган гомуми белем мәктәпләреннән егетләр арасында баскетбол буенча турнир оештырылды. Турнирда Саба муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләреннән егетләр катнашты. Киеренке һәм матур уеннардан соң безнең мәктәп егетләре җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Лесхоз урта мәктәбе һәм 1 гимназия командасы бүлеште. Безнең команданы һәм остазларны җиңү белән котлыйбыз.


saby.tatarstan.ru

Явлаштау  мәктәбендә патриотик айлык кысаларында чаралар үткәрелү дәвам итә. 20 февраль конне "Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел"тулу уңаеннан укучы кызлар арасында баскетбол ярышлары булып узды.Әлеге чарага Әфганстанда хезмәт итеп, Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнүче авылдашыбыз, Газизуллин Мөнир Кәрәм улы да чакырулы иде. Ул укучыларны кыскача сугышның авыр хәтирәләре белән таныштырды. Анда ятып калучыларны искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде.. Уеннар бик киеренке барды. Һәр команда җиңү өчен тырышты. Безнең кызлар командасы беренче урынга лаек булды! Кызлар командасына алга таба да уңышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыганганга 34 ел вакыт узган.Авылыбызның 5 егете бу сугышта катнаша. Аларның бүгенге көндә 3 се исән сау. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән  Мөнир Газизуллин авылыбызда төпләнеп калып шунда  гомер итә. Явлаштау мәдәният йортында оештырылган “Онытылмас Әфган юллары” дип исемләнгән очрашу кичәсенә Мөнир үзенең дусты Эзмә авылы егете Халит Шарипов белән килде. Алар үзләренең истәлекләрен хәтерләрендә яңарттылар, имин көннәр, тыныч дөньялар теләделәр. Шулай ук Әфганстанда хезмәт иткән , бүгенге көндә инде безнең арабыздан киткән Әмирҗан Сабирҗановның тормыш иптәше Тәслимә Сабирҗанова да ире сөйләгәннәрен хәтерендә яңартып  сөйләп үтте.Очрашу Фаягөл Газизҗанованың Әфганстан турында язган шигыре белән тәмамланды.


saby.tatarstan.ru

Евлаштау урта мәктәбендә мәктәп волейбол лигасының зона уеннары узды.


saby.tatarstan.ru

Явлаштау авыл җирлеге территориясендә «Лыжня России 2023»  -  «Лыжня Татарстана 2023»  массакүләм чаңгы ярышлары булып узды.


saby.tatarstan.ru

13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

11 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында  "Саба" ҖЧҖ "Явлаштау" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Явлаштау бригадасы җитәкчесе Мөхетдинов Айнур Рашат улы һәм баш белгечләр 2022  елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2023 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.


saby.tatarstan.ru

8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

 5 февраль көнне Мишәбаш мәдәният йортында Җәлил хәзрәт  катнашында “Күңелләр яктыра иман белән” дип исемләнгән  вәгазь кичәсе булды . Кичә Мишәбаш авылы имам –хатыйбы Гафиятов Алмаз Сәүбан улы һәм   мәчеткә нигез салучы Талипов Илгиз Исламович  улы чыгышлары белән башланды. Аннан соң  Җәлил хәзрәтнең вэгазьләре тыңланды. Соңыннан намаз уку өчен мәчеткә киттеләр.


saby.tatarstan.ru

7 февраль  көнне Явлаштау авыл җирлегендә халык җыены булып узды.  Җыелыш башында  «Татмедиа»АҖ  һәм  «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

 1. Участок полиция хезмәткәре Хабибуллин Фәнил Фоат улы чыгышы.

2. Янгынга каршы күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкат улы чыгышы

3. Урман хуҗалыгы участковые Зиннатуллин Илгиз Альберт улы  чыгышы.

4. Сабадагы «Россельхозбанк» өстәмә офис җитәкчесе Билалова Рәзинә Кашафетдин кызы  чыгышы.

5. 2022 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2023 елда эшне камилләштерү планнары буенча җирлек территориясендәге муниципаль учреждениеләр (мәгариф, мәдәният, медицина, спорт, социаль тәэминат һ.б.) хисабы.

6. Явлаштау авыл җирлеге советының 2022 нче елга отчеты һәм 2023 елга планнары

7. Узган елгы отчет җыенында халыкның биргән сораулары, тәкъдимнәрнең үтәлеше һәм 2021 елга халыктан сораулар

Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары Кутдусов И.И. чыгыш ясады. Ул авыл җирлегендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХ-ларның яхшы эшчәнлекләрен билгеләп үтте .  Муниципаль район территориясендә максатчан программаларның гамәлгә ашырылуы, районда икътисадый, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2022 елда башкарылган эшләр һәм 2023 елга планнар турында сөйләде.


saby.tatarstan.ru

1
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Мишәбаш командасы мини футбол буенча Саба районы Чемпионатының беренче лигасында икенче урынны алды. ӘхӘтов Идел Кәрим улы турнирның иң яхшы бомбардиры дип танылды. Команданы уңышлары белән котлыйбыз һәм уеннарда уңышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International