ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Мишәбаш командасы мини футбол буенча Саба районы Чемпионатының беренче лигасында икенче урынны алды. ӘхӘтов Идел Кәрим улы турнирның иң яхшы бомбардиры дип танылды. Команданы уңышлары белән котлыйбыз һәм уеннарда уңышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Явлаштау урта мәктәбе ашханәсендә ремонт эшләре бара.


saby.tatarstan.ru

30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Мишәбаш авылында Әхәтов крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә 130 баш мөгезле эре терлек өчен терлекчелек торагы төзү дәвам итә.


saby.tatarstan.ru

Балаларның ялын файдалы итеп уздыру максатыннан Явлаштау авыл китапханәсендә “Витаминлы башваткыч” дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды. Балалар башваткыч сорауларына җаваплар эзләделәр.Табылган җаваплар буенча китаплардан шигырьләр укыдылар. Шуны ук рәсемгә төшерә бардылар. Витаминлы яшелчәләрне  балаларның хәтерендә калдыру өчен нәтиҗәле чара булды.


saby.tatarstan.ru

Явлаштау авыл китапханәсендә Х. Халиковның 90 еллыгы уңаеннан “Балаларның якын дусты” дип исемләнгән балалар иртәсе уздырылды. Шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырылды. Балаларның күңеленә үтеп керсен һәм хәтерләрендә саклансын өчен шигырьдәге геройлар күрсәтеп барылды. Мәсьәлән: “Конфет агачы” шигырен укыганнан соң агачтагы конфет- табышмакларга җаваплар эзләнде, “Яшел шар” шигыре шар эченнән чыкты, “Ипекәй белән сөйләшү” шигырендәге сорауга җавапны Равилә апа Халиковадан ишеттеләр. Сорауларга дөрес җавап биргән һәм шагыйрьнең шигырен яттан сөйләргә өйрәнеп килгән балаларга бүләкләр бирелде.


saby.tatarstan.ru

Явлаштау авыл китапханәсендә   яшүсмерләр белән  “Гомер ул бер генә бирелә” дип исемләнгән очрашу уздырылды. Очрашуга авылыбызның имамы Инсаф Галимҗанов килде. Яшүсмерләргә әдәп- әхлак тәрбиясе, җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту һәм начар гадәтләргә тартылмыйча, дөрес яшәү рәвеше алып бару турында сөйләде. Сорауларга җаваплар бирде.


saby.tatarstan.ru

27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

 Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста булган, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган.Бүгенге көндә кул эшләнмәләре торышыбызда зур урын алып тора. Матурлык тудыру, яшь буынга бу эшнең нечкәлекләрен аңлату максатыннан “Ак калфак” берләшмәләре зур эшләр башкара.    Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора.Нәкъ  шул максатны күздә тотып, Явлаштау авыл китапханәсендә  Бикле сандык төпләреннән чыгып ул әйләнеп кайтты халкыма”дип исемләнгән фольклор кичә уздырылды. “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче ханымнар  җыелып  тәҗрибә уртаклаштылар.Уздырган чарада катнашып төрле биремнәрне үтәделәр, китаптан өзекләр тыңладылар.


saby.tatarstan.ru

24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

 Явлаштау урта мәктәбе укытучысы Фәйрүзә Нурислам кызы Шиһабиева үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны хезмәттәшләре, укучылары,укытучы-ветераннар һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы котлады.


saby.tatarstan.ru

 Явлаштау һәм Мишәбаш авылларындагы боз шугалакларында Саба районы Чемпионатының  хоккей буенча беренче матчлары узды.


saby.tatarstan.ru

Мишәбаш авылында авыл хуҗалыгы белгече өчен 20х 80 программасы буенча йорт төзелеше тәмамланды. Эшне «Идел " ҖЧҖ башкарды.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International