ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Мишәбаш авылында авыл хуҗалыгы белгече өчен 20х 80 программасы буенча йорт төзелеше тәмамланды. Эшне «Идел " ҖЧҖ башкарды.


saby.tatarstan.ru

Явлаштау командасы мини футбол буенча Саба районы чемпионатында 3 нче урынны алды. Команданы призлы урын  алуы белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез


saby.tatarstan.ru

21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

 Явлаштауның мини футбол командасы Саба районы чемпионатында 2 нче урынны алды. Гыйльметдинов Айдар турнирның иң яхшы уенчысы булды. Команданы уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез.


saby.tatarstan.ru

5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

3 декабрьдә  Явлаштау авыл җирлеге яшьләре PROFФЕСТ һөнәрләр фестивалендә катнашты


saby.tatarstan.ru

18
ноябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Явлаштау урта мәктәбе базасында «Үсеш Ноктасы»үзәге ачылды


saby.tatarstan.ru

       15 ноябрь көнне Явлаштау авылы мәдәният йортында “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының зона туры үтте. Бәйгедә Явлаштау, Иштуган, Эзмә урта һәм Шекше төп мәктәпләре көч сынашты.Безнең мәктәбебездән бу бәйгедә 4 нче сыйныф укучылары (Сыйныф җитәкчеләре Шигабиева Фәйрүзә Нурислам кызы) һәм әти –әниләр комитеты катнашты. Бәйгенең беренче этабында укытучы, әти-әни, балалар берлектә визит карточкасын тәкъдим итсәләр, икенче турда Нургалиевлар гаиләсе үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр.  Берничә сәгать дәвамында командалар бер-берсен сәхнәдә алыштырдылар, һәр чыгыш тамашачыларның көчле алкышлары астында үтте. Чыгышлар үзенчәлекле һәм эчтәлекле иде.

 


saby.tatarstan.ru

10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

5 ноябрьдә Явлаштау мәдәният йорты сәхнәсендә Явлаштау авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан"Җырлыйк әле"музыкаль программасы булып узды. Уен музыкаль паузалар белән аралаштырып  алып барылды.


saby.tatarstan.ru

29 октябрь көнне Пукәл  авыл клубында Явлаштау авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм әлеге проектта катнашучылар катнашында «Җырлыйк әле» шоу-проекты булды.


saby.tatarstan.ru

9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

8 ноябрьдә мини футбол буенча Саба районы Чемпионатының беренче матчлары узды. Явлаштау һәм Мишәбаш командалары Иштуган һәм Эзмә командалары белән очраштылар. Явлаштау авыл җирлегенең ике командасы да матчларда җиңү яулады.Командабызга алга таба да уңышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

18
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

16 октябрь көнне Явлаштау авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Олы Шыңар авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан "Җырлыйк әле" музыкаль программасы оештырылды. Программа 2 этапта узды. Һәр этапта уенчылар  беренче нотадан көйләрне, җырларны танып белделәр. Уен музыкаль паузалар белән аралаштырылып  алып барылды. Программа бер сулышта үтте.

 


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International