16 октябрь көнне Явлаштау авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Олы Шыңар авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан "Җырлыйк әле" музыкаль программасы оештырылды. Программа 2 этапта узды. Һәр этапта уенчылар беренче нотадан көйләрне, җырларны танып белделәр. Уен музыкаль паузалар белән аралаштырылып алып барылды. Программа бер сулышта үтте.
Мишәбаш авылында агросәнәгать комплексы белгеченә 80х20 программасы буенча төзелә торган йортта эчке ремонт эшләре бара.
Мишәбәш авылында грант акчасына балалар мәйданчыгын урнаштыру төгәлләнде.
Явлаштау авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы гранты акчасына алып барыла.
"Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасы җитәкчесе Мөхетдинов Айнур Рашат улы һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы Шәрәфиева Гөлсәхра Габделбәр кызын 80 яшьлек юбилее белән котладылар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.
4 октябрь көнне Мишабаш мәдәният йортында Явлаштау авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы булып узды. Ветераннарны Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы һәм Явлаштау авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Шамилов Ринат Шамил улы котладылар.
Өлкәннәр көне уңаеннан Явлаштау авыл җирлегендә азык-төлек пакетлары өлкәннәргә тапшырылды. Әлеге азык-төлек пакетлары Саба муниципаль районының "Кайгырту" фонды тарафыннан әзерләнде.
Мишәбаш авылында юлларны төзекләндерү эшләре бара. Эшне «Рамазан»ҖЧҖ башкара
Бакчадагы тулып пешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп җиргә алтын көз килде. Бакчаларда кызыл, сары, алсу алмалар өлгергән, кызарып пешкән миләш, баланнар белән агачлар сыгылып утыралар. Менә шушы матурлыкны, муллыкны күреп хозурлану максатыннан Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән 22 сентябрь көнне “Алтын көз” дип исемләнгән экскурсиягә барды. Балалар табигатьнең кышка әзерләнүен, агач яфракларының төрле төсләргә керүен күзәттеләр. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең терлек азыгы әзерләү барышы белән таныштылар. Табигатькә экскурсияләр балаларда матурлыкны күрә белергә, туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә нәтиҗәле чара булып тора.
«Саба " җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында бәрәңге җыю бара