Санитар-экологик икеайлык кысаларында Явлаштау мәктәбе укучылары агачлар утырттылар.
Явлаштау авылыннан Вәлиев Илгиз Индус улы бильярд буенча район турнирында 3 урынны алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан җирлек башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы яшь армиячеләр белән бергә Явлаштау авыл җирлегендә яшэуче тыл ветераннарын котладылар. Аларга ТР Рәисе һәм Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм күчтәнәчләр тапшырылды.
«Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында язгы кыр эшләре тулы көченә бара
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында жирләрне чәчугә әзерләү эшләре башланды
13 апрель көнне Явлаштау мәдәният йортында “Милләт яме –йола, бәйрәмнәрдә” фестиваль конкурсы узды. Конкурста Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе- ипи пешерү йоласын,күптармаклы коммуналь хезмәт күрсәтү оешмасы-киленгә су юлы күрсәтү йоласын,җаваплылыгы чикләнгән “Таиф-НК АЗС” җәмгыятенең Шәмәрдән аерымланган бүлекчәсе – Кич утыру йоласын күрсәттеләр.Чыгышлар бик зур җаваплылык белән ,тирән эчтәлекле итеп әзерләнгән иде һәм халык күңеленә бик хуш килде
5 апрельдә Евлаштау авылында ТНВ телеканалының «Халкым минем» тапшыруы өчен төшерүләр узды.
Авыл кешесе өчен иң җаваплы чор - елны туйдырырлык көннәр башланды. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүен алдан ук көтеп алдылар. Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт табылырмы? Бу көннәрдә «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында да язгы кыр эшләренә керештеләр.Бүгенге көндә кырларга ашлама кертү эшләре башланып китте.Башкарган эшләре уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.
Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды.
Табигатьтә яз тантана итә, карлар эри, күчмә кошлар туган якларына кайта, һавада кошлар моңы . Шул матурлыкны карап , табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү максатыннан 1 апрель көнне Явлаштау авыл китапханәчесе балаларны табигатькә экскурсиягә алып чыкты . Җир өстендә кар бик әз калган, гөрләвекләр ага, агачларның бөреләре күренә башлаган, тал песиләре күренә. Балалар бик шатланып шушы матурлыкны күзәтте. Язгы ташу турында истәлекләр сөйләнде, хәрәкәтле уеннар уйналды.