ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2023 ел
чәршәмбе

Үзебезгә бирелгән зур байлыгыбызны еллар узгач та югалтмыйча сакларга кирәк. Аның өчен дөрес яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгельләнергә, иптәшләрең белән дус, тату булып , вакытны дөрес итеп уздырырга кирәк. 28 март көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Начар гадәтләрне булдырмыйк” дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Чара барышында балалар белән әдәп-әхлак кагыйдәләре, җәмәгать урыннарында  үзеңне тоту тәртибе хакында сөйләштек. Әңгәмә вакытында әйтеп үтелгән матур гадәтләрне балалар чәчәк таҗларына язып куйдылар. Соңыннан мультфильм геройлары ясадылар, хәрәкәтле уеннар уйнап  вакытларын дөрес итеп уздырдылар.


saby.tatarstan.ru

28
март, 2023 ел
сишәмбе

Март ае – язның беренче ае. Табигать җанлана, кешеләр табигатьнең матурлыгына сокланып туя алмыйлар. Кошлар сайравы күңелләргә сөенеч өсти. Туган якларына кошлар кайта. Һәркайсыбыз бу күңелле вакытны сагынып көтеп ала. Кошларга игътибар кърсәтелә, оялар ясала. Нәкъ менә шул уңайдан 24 март көнне Явлаштау авыл китапханәсе “Кошларым- якын дусларым” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Күчмә кошлар турында, кошларның үзенчәлекле яклары турында сөйләгәннән соң  крассворд сорауларына җавап эзләдек.Интрактив уенда актив катнаштылар, табышмакларга җаваплар эзләдек. Китапларга күзәтү ясалды. Балалар кошлар турында белемнәрен ныгыттылар.


saby.tatarstan.ru

Нәүрүз  – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.  Соңгы елларда ул  халкыбызның яраткан бәйрәменә әйләнде.  Тынычлык, дуслык, бер- берең белән аралашу, матур теләкләр теләү, күңел ачу көне булып тора. 25 март  көнне Явлаштау авыл мәдәният йорты тирәсе күңелле шау – шуга күмелде. Кыш Бабай белән Нәүрүзбикә чыгышыннан соң  чүлмәк вату, скакалка  ярышы, асфальтта хоккей уйнау, савытларга йомырка җыю, яшерелгән бүләкне эзләү кебек матур уеннар уйнап авыл халкы бәйрәм итте. Шулай ук балалар өчен мастер класслар, фокуслар да күрсәтелде. Уеннар тәмамлангач  учакта пешкән ботка, тәмле коймак , кайнар чәй белән сыйландылар, уеннарда катнашучыларга истәлекле бүләкләр дә бирелде.

 


saby.tatarstan.ru

27 мартта Явлаштау мәдәният йортында бильярд буенча турнир узды. Турнирда Явлаштау, Иштуган, Көек һәм Сәрдә торак авылларыннан уенчылар катнашты. Турнирның җиңүчесе булып Явлаштаудан Вәлиев И.И. танылды. Икенче һәм өченче урыннарны. Галиев Р.Х.. һәм  Халиков  Р.Р.алды.Турнирнын  җиңүчеләре –Явлаштаулылар! Егетләргә алга таба да җиңүләр телибез.


saby.tatarstan.ru

27
март, 2023 ел
дүшәмбе

25 март көнне Мишәбаш авыл мәдәният йортында язгы бәйрәм-Нәүрүз оештырылды. Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә күңел ачты. Балалар һәм авыл халкы җырлар тыңладылар, көч һәм җитезлек өчен төрле ярышларда катнаштылар, карга боткасы белән сыйландылар һәм кайнар коймаклар ашап, чәй эчтеләр.

 


saby.tatarstan.ru

20
март, 2023 ел
дүшәмбе

Явлаштау авыл китапханәсенең китап бирү пункты Мишәбаш авылындагы “Тюльпан” балалар бакчасы коллективы белән тыгыз элемтәдә торып эш алып барыла. Төрле матур чараларны берлектә уздыралар. Табигатьнең язга авышкан бер көнендә, төгәлрәге 17 март көнне бакча балалары белән “Яз килә, кояш көлә” дип исемләнгән балалар иртәсе уздырылды. Балаларга яз айлары, табигатьтәге үзгәрешләр, күчмә кошлар турында сөйләнде, шигырьләр укылды. Кошлар темасына киңрәк тукталып иртә яздан туган якларга кайтучы кошлар турында әңгәмә оештырылды, кошларның рәсемнәре күрсәтелде. Балалар үзләре дә кошлар турында өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр.


saby.tatarstan.ru

Кошлар-кешенең гаҗәеп ярдәмчеләре. Без кечерәк кардәшләребезне сакларга,ярдәм итәргә һәм кайгыртырга тиеш. Кошлар-безнең дусларыбыз! Шуңа күрә сыерчык ояларын сакларга һәм аларның санын арттырырга кирәк, чөнки бу оялар аларга исән калырга ярдәм итә торган урын булып тора. Евлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Скворечник-2023»акциясе кысаларында сыерчык оялары ясап,  агачларга урнаштырып  куйдылар.


saby.tatarstan.ru

17 март көнне Мишәбаш мәдәният йортында  Кукмара районы Арпаяз авылы үзешчәннәре Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыять” дип исемләнгән спектакелен сәхнәләштерделәр.Спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

 


saby.tatarstan.ru

13
март, 2023 ел
дүшәмбе

Март аенда 8 март әниләр бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу көтеп алган зур  бәйрәм. Әниләр безнең өчен иң кадерле, иң  якын кешеләр. Аларны бәйрәм көнендә сөендерү үзе күңелле. Шул уңайдан  Явлаштау авыл китапханәсендә балалар белән әниләр өчен бәйрәм бүләге ясау оештырылды. Балалар бик теләп төсле кәгазьләрдән чәчәкләр ясап, котлауларын яздылар. Күңел җылысы кушылып ясалган бүләк әниләр өчен иң кадерлесе, иң кыйммәтлесе булачак. Чара “ Әниемә бүләгем “дип  исемләнде.


saby.tatarstan.ru

11 мартта күрше авыл мәдәният йортларында, авыл клубларында эшләүче ир - атлар 8 Март хөрмәтенә бәйрәм концерты әзерләп ,барлык хатын-кызларга зур бүләк ясадылар. Бәйрәм кичәсе дәвамында тамашачыларның көчле алкышлары тынмады.

 

 


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International