ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

Тормышыбызга яңа агым килеп керде,ул -үз кулың белән бизәп киемне,көндәлек куллану әйберләрен заманча итеп бизәү,яңарту. 10 март көнне Явлаштау авыл китапханәсендә Ә.Каримуллин исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре сумка-шоппер бизәү буенча мастер класс оештырдылар. Мероприятиядә авылыбызның рәсем сәнгатенә тартылучы яшьләре һәм яшүсмерләре катнашты. Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп рәсем төшерү ,буяу эшләрен яратып башкарды һәм нәтижәдә көндәлек куллануга яраклы,кабатланмас ижат эше үзенең матур нәтижәсен бирде.

 


saby.tatarstan.ru

Явлаштау авыл җирлегендә җирле әһәмияттәге юллар кышкы чорда даими рәвештә кардан чистартылып торылды. Ә бу юлы канауларны кардан чистарту буенча эш алып барыла. Бу эшлэр «Саба »  ҖЧҖ техникасы белән башкарыла


saby.tatarstan.ru

10
март, 2023 ел
җомга

8 март – язның беренче бәйрәме ул,  һәркемнең күңелендә өмет, шатлык, куанычлар уятучы матур бәйрәм. Ир-атлар өчен хатын-кызны зурлау, хөрмәтләү, игътибарлылык көне булса, хатын-кызлар өчен якыннарыңның игътибарын тою, тормыш мәшәкатьләреннән әз  булса да онытылып тору, чәчәчкләргә күмелү көне.Шул уңайдан 8 март көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында “Дөнья ямьле сезнең белән” дип исемләнгән фольклор кичә уздырылды. Элеккедән сакланып килгән гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче хатын-кызларыбыз нәтиҗәле эшләп киләләр.  Үзләре белгәнне яшьләргә өйрәтү максатыннан эшләп куелган кул эшләре күргәзмәсе янында чигү, бәйләү буенча мастер-класс күрсәтелде.  Рафаэль абый Сафин, Ринат абый Шамиловлар үзләренең матур җырлары белән хатын-кызларыбызны күңелле ял иттерделәр. Яшь киленнәребез үзләре пешергән ризыкларын тәкъдим иттеләр. Кичә җыр-бию, матур уеннар белән аралашып барды һәм чәй табыны артында дәвам итте.

 


saby.tatarstan.ru

27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

26 февраль көнне Явлаштау бозында Ризванов Т.К. истәлегенә хоккей турниры булып узды. Ярышларда Телэче районнының  Шәдке, Сабадан Ястребы, Мишәбаш һәм Явлаштау  командалары катнашты. Киеренке һәм матур нәтиҗәле уеннардан соң беренчелекне Шәдке командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Ястребы һәм Явлаштау командалары ия булды. Җиңучеләргә  акчалата призлар, медальләр һәм кучмә кубок тапшырылды.


saby.tatarstan.ru

22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

21 февраль көнне Евлаштау урта мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар узды.


saby.tatarstan.ru

7 февральдә Мишәбаш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Җырлыйк әле"музыкаль программасын оештырдылар һәм үткәрделәр.Чара тамашачыларның көчле алкышлары астында узды. Катнашучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез

 


saby.tatarstan.ru

21 февральдә Евлаштау урта мәктәбенең спорт залында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган гомуми белем мәктәпләреннән егетләр арасында баскетбол буенча турнир оештырылды. Турнирда Саба муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләреннән егетләр катнашты. Киеренке һәм матур уеннардан соң безнең мәктәп егетләре җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Лесхоз урта мәктәбе һәм 1 гимназия командасы бүлеште. Безнең команданы һәм остазларны җиңү белән котлыйбыз.


saby.tatarstan.ru

Явлаштау  мәктәбендә патриотик айлык кысаларында чаралар үткәрелү дәвам итә. 20 февраль конне "Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел"тулу уңаеннан укучы кызлар арасында баскетбол ярышлары булып узды.Әлеге чарага Әфганстанда хезмәт итеп, Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнүче авылдашыбыз, Газизуллин Мөнир Кәрәм улы да чакырулы иде. Ул укучыларны кыскача сугышның авыр хәтирәләре белән таныштырды. Анда ятып калучыларны искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде.. Уеннар бик киеренке барды. Һәр команда җиңү өчен тырышты. Безнең кызлар командасы беренче урынга лаек булды! Кызлар командасына алга таба да уңышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыганганга 34 ел вакыт узган.Авылыбызның 5 егете бу сугышта катнаша. Аларның бүгенге көндә 3 се исән сау. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән  Мөнир Газизуллин авылыбызда төпләнеп калып шунда  гомер итә. Явлаштау мәдәният йортында оештырылган “Онытылмас Әфган юллары” дип исемләнгән очрашу кичәсенә Мөнир үзенең дусты Эзмә авылы егете Халит Шарипов белән килде. Алар үзләренең истәлекләрен хәтерләрендә яңарттылар, имин көннәр, тыныч дөньялар теләделәр. Шулай ук Әфганстанда хезмәт иткән , бүгенге көндә инде безнең арабыздан киткән Әмирҗан Сабирҗановның тормыш иптәше Тәслимә Сабирҗанова да ире сөйләгәннәрен хәтерендә яңартып  сөйләп үтте.Очрашу Фаягөл Газизҗанованың Әфганстан турында язган шигыре белән тәмамланды.


saby.tatarstan.ru

Евлаштау урта мәктәбендә мәктәп волейбол лигасының зона уеннары узды.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International