ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2022 ел
җомга

Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Явлаштау авыл җирлегендә җирле әһәмияттәге юллар кышкы чорда даими рәвештә кардан чистартылып торылды. Ә бу юлы юл кырыендагы канауларны ачу  эшләре алып барыла. Эшне «Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе " -нән җәлеп ителгән махсус техника башкара»


saby.tatarstan.ru

20 нче март көнне Мишәбаш авыл клубында Раушан Шәрифнең «Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар...» музыкаль комедиясе куелды. Рольләрне мәдәният хезмәткәрләре башкарды. Артистлар башкаруында бик күп матур җырлар яңгырады, дәртле биюләр һәм күп кенә кызыклы юмор башкарылды. Концерттан тамашачылар күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.

 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

20 февраль көнне Олы Тиләҗе авылы бозында хоккей буенча «Теләче Кубогы» ярышлары узды . Уен нәтиҗәләре буенча Мишә - 4 (Мишәбаш) командасы 2 урынны яулады. Команданы уңышлары белән котлыйбыз

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында  авылыбыз яшьләре көче белән оештырылган зур концерт булып узды. “Яшьләр  җыелган җирдә “дигән әлеге төркем үзләренең  4 нче сезон  чыгышларын  “Купме көттек” исеме белән тәкъдим иттеләр.  Алар узләренең эшчәнлекләрен 2018 елдан бирле алып баралар һәм һәр ел саен зурлап әзерләнгән чыгышлары белән авыл халкын сөендерәләр.  Быелгы программалары да  иң шәп алып баручылар чыгышыннан,бик матур жыр-биюләрдән,кызыклы юмористик номерлардан  төзелгән иде. Концертны авыл халкы да, курше тирә авыллардан килгән тамашачылар да бик яратып карады. Шундый актив яшьләребез булу бик тә куанычлы. Яшьләребезгә алга таба да иҗади уңышлар. телибез.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Шәмәрдәндә Саба районы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең зона туры узды. Анда Явлаштау авыл җирлегеннән Шамилов Ринат Шамил улы  һәм  Явлаштау мәдәният йорты каршында оештырылган “Канәфер” фальклор ансамбеле уңышлы чыгыш ясадылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Явлаштау авыл җирлегендә җирле әһәмияттәге юллар  бураннардан соң даими рәвештә кардан чистартылып тора. Эшне Явлаштау ҖЧҖ "Саба" бригадасы Явлаштау авыл җирлеге башкарма комитеты килешүе нигезендә башкара . Ә бу юлы юллар ҖЧ «Яшен» җәмгыятеннән   җәлеп ителгән техника  ярдәмендә киңәйтелә.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«12» февраль көнне Явлаштау авыл җирлеге территориясендә «Лыжня России 2022»  -  «Лыжня Татарстана 2022»  массакүләм чаңгы ярышлары булып узды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

5 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында  "Саба" ҖЧҖ "Явлаштау" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Директор Мөхетдинов Айнур Рашат улы һәм баш белгечләр 2021  елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2022 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«9» февраль  көнне Явлаштау авыл җирлегендә халык җыены булып узды.  Җыелыш башында  «Татмедиа»АҖ  һәм  «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Явлаштау авыл җирлегендә урнашкан учрежденияләрнең 2021 елда башкарылган эшләренә анализ һәм 2022 елга эшләрен камилләштерү буенча планнары.

2. Участок полиция хезмәткәре Хабибуллин Фәнил Фоат улы чыгышы.

3. Янгынга каршы күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкат улы чыгышы

4. Урман хуҗалыгы участковые Зиннатуллин Илгиз Альберт улы  чыгышы.

5. Саба районы ветернинария берләшмәсе җитәкчесе Ганиев Зөлфәт Рифкат улы  чыгышы

6. Сабадагы «Россельхозбанк» өстәмә офис җитәкчесе Билалова Рәзинә Кашафетдин кызы  чыгышы.

7. Явлаштау авыл җирлеге советының 2021 нче елга отчеты һәм 2022 елга планнары

8. Узган елгы отчет җыенында халыкның биргән сораулары, тәкъдимнәрнең үтәлеше һәм 2021 елга халыктан сораулар

9. Саба муниципаль районы башкарма комитеты әйдәп баручы белгече Исхакова Альбина Раиф кызы чыгышы

Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары   Закирҗанов  Расих Рәхимҗан улы чыгышы белән йомгак ясалды. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң халыкны борчыган   сорауларга җавап алынды, киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International