Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста булган, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган.Бүгенге көндә кул эшләнмәләре торышыбызда зур урын алып тора. Матурлык тудыру, яшь буынга бу эшнең нечкәлекләрен аңлату максатыннан “Ак калфак” берләшмәләре зур эшләр башкара. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора.Нәкъ шул максатны күздә тотып, Явлаштау авыл китапханәсендә ”Бикле сандык төпләреннән чыгып ул әйләнеп кайтты халкыма”дип исемләнгән фольклор кичә уздырылды. “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче ханымнар җыелып тәҗрибә уртаклаштылар.Уздырган чарада катнашып төрле биремнәрне үтәделәр, китаптан өзекләр тыңладылар.
Явлаштау урта мәктәбе укытучысы Фәйрүзә Нурислам кызы Шиһабиева үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны хезмәттәшләре, укучылары,укытучы-ветераннар һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы котлады.
Явлаштау һәм Мишәбаш авылларындагы боз шугалакларында Саба районы Чемпионатының хоккей буенча беренче матчлары узды.
Мишәбаш авылында авыл хуҗалыгы белгече өчен 20х 80 программасы буенча йорт төзелеше тәмамланды. Эшне «Идел " ҖЧҖ башкарды.
Явлаштау командасы мини футбол буенча Саба районы чемпионатында 3 нче урынны алды. Команданы призлы урын алуы белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез
Явлаштауның мини футбол командасы Саба районы чемпионатында 2 нче урынны алды. Гыйльметдинов Айдар турнирның иң яхшы уенчысы булды. Команданы уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез.
3 декабрьдә Явлаштау авыл җирлеге яшьләре PROFФЕСТ һөнәрләр фестивалендә катнашты
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Явлаштау урта мәктәбе базасында «Үсеш Ноктасы»үзәге ачылды
15 ноябрь көнне Явлаштау авылы мәдәният йортында “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының зона туры үтте. Бәйгедә Явлаштау, Иштуган, Эзмә урта һәм Шекше төп мәктәпләре көч сынашты.Безнең мәктәбебездән бу бәйгедә 4 нче сыйныф укучылары (Сыйныф җитәкчеләре Шигабиева Фәйрүзә Нурислам кызы) һәм әти –әниләр комитеты катнашты. Бәйгенең беренче этабында укытучы, әти-әни, балалар берлектә визит карточкасын тәкъдим итсәләр, икенче турда Нургалиевлар гаиләсе үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Берничә сәгать дәвамында командалар бер-берсен сәхнәдә алыштырдылар, һәр чыгыш тамашачыларның көчле алкышлары астында үтте. Чыгышлар үзенчәлекле һәм эчтәлекле иде.
5 ноябрьдә Явлаштау мәдәният йорты сәхнәсендә Явлаштау авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан"Җырлыйк әле"музыкаль программасы булып узды. Уен музыкаль паузалар белән аралаштырып алып барылды.