ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

29 октябрь көнне Пукәл  авыл клубында Явлаштау авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм әлеге проектта катнашучылар катнашында «Җырлыйк әле» шоу-проекты булды.


saby.tatarstan.ru

9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

8 ноябрьдә мини футбол буенча Саба районы Чемпионатының беренче матчлары узды. Явлаштау һәм Мишәбаш командалары Иштуган һәм Эзмә командалары белән очраштылар. Явлаштау авыл җирлегенең ике командасы да матчларда җиңү яулады.Командабызга алга таба да уңышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

18
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

16 октябрь көнне Явлаштау авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Олы Шыңар авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан "Җырлыйк әле" музыкаль программасы оештырылды. Программа 2 этапта узды. Һәр этапта уенчылар  беренче нотадан көйләрне, җырларны танып белделәр. Уен музыкаль паузалар белән аралаштырылып  алып барылды. Программа бер сулышта үтте.

 


saby.tatarstan.ru

 Мишәбаш авылында агросәнәгать комплексы белгеченә 80х20 программасы буенча төзелә торган йортта  эчке ремонт эшләре бара.


saby.tatarstan.ru

17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

 Мишәбәш авылында грант акчасына  балалар мәйданчыгын урнаштыру төгәлләнде.


saby.tatarstan.ru

5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Явлаштау авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы гранты акчасына алып барыла.


saby.tatarstan.ru

 "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең  Явлаштау  бригадасы җитәкчесе Мөхетдинов Айнур Рашат улы һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы Шәрәфиева Гөлсәхра Габделбәр кызын 80 яшьлек юбилее белән котладылар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.


saby.tatarstan.ru

4 октябрь көнне Мишабаш мәдәният йортында Явлаштау авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы булып узды. Ветераннарны Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы һәм Явлаштау авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Шамилов Ринат Шамил улы котладылар.


saby.tatarstan.ru

28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

 

Өлкәннәр көне уңаеннан Явлаштау авыл җирлегендә  азык-төлек пакетлары өлкәннәргә тапшырылды. Әлеге азык-төлек пакетлары Саба муниципаль районының "Кайгырту" фонды тарафыннан әзерләнде.


saby.tatarstan.ru

23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Мишәбаш авылында юлларны төзекләндерү эшләре бара. Эшне «Рамазан»ҖЧҖ башкара


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International