ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2021 ел
шимбә

Бу көннәрдә "Саба"җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Флюорография мобиль кабинеты Явлаштау авылында эшләде

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
июль, 2021 ел
якшәмбе

"Саба" җәмгыятенең "Явлаштау  бригадасында терлек азыгы әзерләү эшләре бара.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Явлаштау авылының 1Май урамында электр линияләренә ремонт ясалды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
июль, 2021 ел
җомга

Үзәкләшкән дини оешма- Арча районы “Шәрык” мәчете призына уздырылган республика куләм мөселман командалары арасында мини футбол ярышында “Явлаштау” командасы 2 урынны яулады.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 июль көнне Явлаштау авыл җирлеге командасы футбол буенча район чемпионатында "Лесхоз" командасын 4:2 исәбе белән җиңүгә иреште.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Хәтер һәм кайгы көнендә Явлаштау авыл җирлегендәге җитэкчеләр, яшьләр  «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны шәм яндырып бер минут тынлык белән искә алдылар

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Экологик маршрутның максаты - Саба районы аша узучы елгаларның, чишмәләрнең тарихын, татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшерү. Проектны 23 июнь көнне Явлаштау җирлеге башлап җибәрде. Кече Мишә елгасының башлану урынында Явлаштау авыл китапханәсе мөдире, мәдәният йорты мөдире белән берлектә елга турында сөйләделәр, Мишәбаш авылы абыстае Надия Гафиятова “Таң суы”алу йоласы күрсәтеп үтте. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының өлкән белгече Ришат Билалов елгалар, чишмәләр һәм аларны саклау турында сөйләде. Проектның икенче өлеше Явлаштау авылында урнашкан “Сәхрәт” бакчасында дәвам итте. “Мишә буенда” –фольклор күренеш күрсәтелде, Явлаштау җирлегендә урнашкан чишмәләр тарихы сөйләнде, Явлаштау авылыннан чыккан үзешчән шагыйрә Әлфинур Вафина иҗаты белән таныштырылды. Татар халкының милли уеннары, шифалы үләннәрдән әзерләнгән чәй табыны белән үрелеп барды. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23 июнь көнне мәктәп яны лагерында балалар Сабантуе оештырылды. Мәйданчыкта балалар бик тырышып барлык төр уеннарда да көч сынаштылар: капчык киеп йөгерделәр, капчык белән сугыштылар, чүлмәк ваттылар, аркан тарттылар. Уеннарда катнашучыларга һәрберсенә бүләкләр бирелде.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Явлаштау авыл җирлегендә территорияне чүп үләннәреннән арындыру эшләре бара

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International