ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

28 август көнне Мишәбаш авылында мини-футбол буенча турнир узды. Турнирда Саба һәм Кукмара районнары командалары катнашты. Матур һәм киеренке уеннар нәтиҗәләре буенча 1 урынны Олы Кукмарадан Ялкын командасы, 2 урынны Кукмара районының Сәрдекбаш авылы командасы , 3 урын Явлаштау командасы   яулады  . Турнирның барлык призерлары һәм җиңүчеләре грамоталар, акчалата призлар һәм күчмә кубок белән бүләкләнде.


saby.tatarstan.ru

24
август, 2022 ел
чәршәмбе

22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Флагтагы һәрбер  төс олы мәгънәгә ия.  Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт.Балаларга шушы көннең тарихы, флагтагы төсләр турында  аңлату максатыннан китапханәдә “Нинди иркен минем туган илем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Туган илебез, аның байлыклары, матур табигате турында тыңлаганнан соң балалар асфальтта рәсем ясадылар. Аларның иҗатында чәчәккә күмелгән  киң болыннар, туган йорт, салават күпере астында бәхетле балачак, мультфильм геройлары күрергә була. Болар барысы да балаларның үзләре уйлап тапкан иҗат җимешләре. Үзләренең ясаган рәсемнәре турында аңлатма биргәннән соң балалар тәмле карбыз белән сыйландылар.


saby.tatarstan.ru

22
август, 2022 ел
дүшәмбе

Явлаштау авылы мәчете каршындагы лагерь үз эшен тәмамлады. Ике атна дәвамында балалар бу лагерьга бик теләп йөрделәр. Биредә балалар ислам дине нигезләре, сәламәт яшәү рәвеше турында белем алдылар. Барлык оештыручыларга, лагерьны оештыруга һәм уздыруга үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәт белдерәбез.


saby.tatarstan.ru

Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында тулы куәтенә көзге чәчү эшләре бара.


saby.tatarstan.ru

19
август, 2022 ел
җомга

19 август көнне Явлаштау урта мәктәбендә беренче сыйныфка баручы балаларга Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Минниханов һәм «Нәфис косметикс»компаниясе җитәкчесе  исеменнән мәктәп кирәк-яраклары һәм сумкалар тапшырылды


saby.tatarstan.ru

17
август, 2022 ел
чәршәмбе

 Район мәдәният бүлеге игълан иткән “Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша...” дигән проект кысаларында 13 август көнне Явлаштау мәдәният йорты,китапханә хезмәткәрләренең тырышлыгы белән”Сагындырып искә төшә су буенда яккан учаклар” дип исемләнгән  кичке уен оешырылды. Бу уенда авылның өлкән буын вәкилләре үзләренең яшьлекләренә кайткандай булсалар,яшьләр,балалар шул чорда уйналган бик күп кызыклы уеннар белән таныштылар. Бу кичтә “Кулъяулык алыш», «Биш парлы», « Назалы», «Чүпләмле” һәм башка күп төрле  уеннар уйналды, матур җырлар җырланды,дәртле биюләр биелде.


saby.tatarstan.ru

12
август, 2022 ел
җомга

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча Мәктәп һәм Лесная урамнары буенча урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре дәвам итә.


saby.tatarstan.ru

Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында сенаж әзерләү тулы куәтенә бара


saby.tatarstan.ru

Мишәбаш авылында мәчет коймаларын алыштыру эшләре тәмамланды . «Полистрой» ҖЧҖ директоры Газизуллин Нияз Наил улы Һәм Мишәбаш авылында яшәүчеләргә, мәчет коймаларын төзекләндерүдә кулдан килгәнчә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәбез.


saby.tatarstan.ru

Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында бөртеклеләрне урып-җыюга керештеләр


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International