Явлаштау авылының Яшьләр урамындагы арендага бирелгән йортларга интернет үткәрү буенча эш башланды.
Мишәбаш авылының Әхәтов крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә 130 баш мөгезле эре терлек өчен терлекчелек торагы төзү дәвам итә.
Ахатов Ф.Ф. крестьян-фермер хуҗалыгында берьеллык үләннәрдән сенаж салу төгәлләнеп килә. Эш сыйфатлы башкарыла, яхшылап таптатыла һәм тыгызландырыла.
Явлаштау авылы территориясен төзекләндерү максатыннан, тузган торакны сүтү буенча эш башкарылды.
Явлаштау авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үлән чабу буенча эш алып барыла.
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча Мәктәп һәм Лесная урамнары буенча урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре бара.
Явлаштау авылының Яшьләр урамында юл ремонты төгәлләнде. Әлеге эшне МДСУ-1 оешмасы башкарды.Барлыгы 260 м. юлга вак таш җәелде.
Явлаштау авыл җирлегенең ир-атлар командасы пляж волейболы буенча Саба районы чемпионатының зона ярышларында 2 нче урынны яулады.
19 июльдә "Явлаштау"командасы пляж футболы буенча Саба районы чемпионаты кысаларында "Шытсу"командасы белән очрашты һәм 5:2 исәбе белән җиңүгә иреште.. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
Мишәбаш авылында АПК белгеченә 80х20 программасы буенча торак йорт төзелеше эшләре бара.