28 ноябрь көнне Явлаштау авылы мәдәният йортында Татарстанда 2021 елда телләр байлыгын саклауга юнәлтелгән чаралар һәм проектларныгамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы хөкүмәтенең гранты кысаларында” Мәңге яшә, туган тел!” концерт булып узды. Концертта "Татарстан Яңа гасыр" (ТНВ) каналы алып баручылары Илдар Кыямов ,Идел Кыямов хэм башкалар катнашты. Кичэ бик кунелле узды.
26 ноябрь көнне Әниләр көне уңаеннан Мишәбаш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә “Саба чишмәләре” ансамбле үзенең концерт программасы белән чыгыш ясады. Концерт моңлы җырлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Концертка килучеләр яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алдылар.
23 ноябрь көнне мини-футбол буенча Саба районы чемпионаты кысаларында Явлаштау һәм Мишәбаш командалары очрашты. Җиңүне Явлаштау командасы яулады. Ике командага да киләсе уеннарда уңышлар телибез
14 ноябрь көнне Явлаштау авыл җирлегенең Мишәбаш авыл мәдәният йортында « Театр яктылыкка нурга илтә» театр фестивале кысаларында Мичән авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре тарафыннан Мәҗит Шамхаловның «Кайнана » комедиясен тәкдим иттеләр. Тамашачыларга спектакль бик ошады, көчле алкышлар белән соклануларын белдерделәр.
Явлаштау авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм Явлаштау фельшер акушерлык пункты фельдшеры "Урман утырту көне"акциясендә катнаштылар. Барлыгы 10 данә чыршы утыртылды
Явлаштау авылында урнашкан хоккей тартмасына капиталь ремонт эшләре тәмамланды
Ремонт эшлэре сыйфатлы башкарылды.
Явлаштау авылындагы Октябрь урамында гражданнарның үзара салым акчасына юлларны төзекләндерү эшләре бара.
Мишәбаш авылының Мәктәп урамында гражданнарның үзара салым акчасына юлларны ремонтлау эшләре төгәлләнде. Барлыгы 98м. юл вак таш белән түшәлде
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр бөтен республика буенча Өлкәннәр декадасы бара. Әлеге ункөнлек кысаларында азык-төлек пакетлары таратылды, өлкән ветераннарны өйләренә барып котладылар. 2 октябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында Хәмид Маткаримовның концерты оештырылды . Чара башында авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х. һәм ветераннар Советы рэисе Шамилов Р.Ш. рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады Нуриев Р. Х. Алар өлкәннәребезне котлап ,аларга нык сәламәтлек теләделәр.
Явлаштау авыл җирлегендә учреждение, предприятие территорияләрендә чәчәкләр, декоратив куаклар үстеругә зур игьтибар бирелә.