15 август көнне Кукмара шәһәре стадионында Р.Ш.Мөхәммәтшин Кубогының финал өлешендә Явлаштау авыл җирлеге командасы "Зур Кукмара" командасы белән уйнады. Уен "Зур Кукмара"командасы файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. Егетләргә яхшы уен өчен рәхмәт белдерәбез.
Явлаштау авылында Ризванов Таһир Камил улы истәлегенә мини-футбол буенча турнир үткәрелде. Бу ярышларда Явлаштау, Мишәбаш, Эзмә, Байлар Сабасы һәм Кукмара районы Камышлы авылларыннан 7 команда катнашты. Барлык командалар да яхшы уен күрсәттеләр. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды
15 август көнне Явлаштау авыл җирлегендә "Бердәм Россия" сәяси партиясе тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Гражданнар "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге адресына һәм Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга сораулар һәм наказлар бирделәр.
Бу көннәрдә "Саба"җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара.
"Саба" җәмгыятенең "Явлаштау бригадасында терлек азыгы әзерләү эшләре бара.
Явлаштау авылының 1Май урамында электр линияләренә ремонт ясалды.
Үзәкләшкән дини оешма- Арча районы “Шәрык” мәчете призына уздырылган республика куләм мөселман командалары арасында мини футбол ярышында “Явлаштау” командасы 2 урынны яулады.
1 июль көнне Явлаштау авыл җирлеге командасы футбол буенча район чемпионатында "Лесхоз" командасын 4:2 исәбе белән җиңүгә иреште.
Хәтер һәм кайгы көнендә Явлаштау авыл җирлегендәге җитэкчеләр, яшьләр «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны шәм яндырып бер минут тынлык белән искә алдылар